Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элекке Мисыр президенты Мурси 20 ел төрмәгә хөкем ителде


Элекке Мисыр президенты Мөхәммәт Мурси (у)
Элекке Мисыр президенты Мөхәммәт Мурси (у)

"Мөселман кардәшлеге" хәрәкәтенең 12 җитәкчесе һәм хакимияттән бәреп төшерелгән Мөхәммәт Мурси 20 ел төрмәгә хөкем ителде.

Мисыр мәхкәмәсе карары белән элекке президент Мөхәммәт Мурси һәм "Мөселман кардәшлеге" хәрәкәте вәкилләре 2012 елда урам җыеннарында катнашучыларны үтерүгә фәрман бирүдә гаепләнеп 20 ел төрмәгә хөкем ителде.

2012 елда Мурси тарафдарларының Президент сарае каршында җыелган оппозициягә һөҗүме кимендә дистәләп кешенең үлеменә китерде.

2013 елның июлендә Мисыр хәрбиләре президент Мурсины вазифасыннан төшерде. Саклану министры "күчеш чорында" хакимиятнең Югары конституция мәхкәмәсе рәисенә тапшырылуын игълан итте.

"Мөселман кардәшлеге" хәрәкәтенең тагын меңләгән әгъзасе өстеннән мәхкәмә эшләре дәвам итә. Мурси Искәндәрия шәһәренә якын төрмәдә утырачак.

XS
SM
MD
LG