Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләтара авиация комитеты Татарстан очкычы һәлакәтен тикшерүне тәмамлады


Тикшерүдә АКШ, Британия һәм Франция белгечләре дә катнашкан.

Дәүләтара авиация комитетының (MAK) техник комиссиясе "Татарстан" һава юллары ширкәтенең Боинг 737 500 очкычы һәлакәтен тикшерүне тәмамлаганын хәбәр итте. Тикшерү барышында каза урыны, очкыч калдыклары өйрәнелде, җирдә һәм очкычта теркәлгән мәгълүматлар барланды, һавага күтәрелү-төшүне идарә итүче руль өйрәнелде, очучыларның гамәлләре, аларның очыш алдыннан ничек ял иткәннәре, ширкәттә ял белән эшнең ничек оештырылганы, медицина күрсәткечләре, очкычның техник күрсәткечләре тикшерелде, дип хәбәр итә комитетның интернеттагы сәхифәсе. Һәлакәт сәбәпләре турында әйтелмәгән.

Әзерләнгән хисап инглизчәгә тәрҗемә ителеп АКШ транспортында иминлек бюросына, Британия һәм Франциянең авиация һәлакәтләрен тикшерү идарәлерә җибәреләчәк. Әлеге өч оешма вәкилләре Боинг казасын тикшерүдә катнашты. Хисап барлык идарәләрдә тикшерелгәч интернетта чыгачак.

Дәүләтара авиация комитеты 1991 елда төзелгән. Аңа Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Беларус, Казакъстан, Кыргызстан, Молдова, Русия, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм Украина белгечләре керә.

Казанда очкыч казасы 2013 елның 17 ноябрендә булды. Мәскәүдән кайтып килгән очкыч Казан һава аланында җиргә төште, 44 юлчы һәм 6 кешелек экипаж һәлак булды.

XS
SM
MD
LG