Accessibility links

Кайнар хәбәр

2022 елда кышкы Олимпия уеннары Пекинда узачак


Халыкара олимпия комитеты 2022 елгы кышкы Олимпия уеннарын Пекинда үткәрү карары чыгарды.

Казакъстанның Алматы шәһәре һәм Кытай башкаласы Пекин 2022 елгы Кышкы Олимпия уеннарын үзләрендә үткәрүне дәгъвалады. Халыкара олимпия комитеты Пекинда үткәрергә карар итте.

Исемлектә Осло, Пекин, Краков, Алматы, Львив, Мюнһен һәм Стокһольм бар иде. 2013 елның ноябрендә Мюнһенда үткәрү-үткәрмәүгә Бавария халкы референдумда тавыш бирде. Халык Олимпия корылмаларын төзү экологиягә зыян салыначагын һәм салым түләүчеләрнең акчасы исраф ителәчәген исәпкә алып тирә-як мөхитне яклаучылар сүзләрен яклап чыкты. Мюнһен 2022 елда кышкы Олимпиаданы үзендә уздырырга теләгән намзәт-шәһәрләр исемлегеннән алынды.

Бәйге ахырына Казакъстанның Алматы шәһәре һәм Кытай башкаласы Пекин​ гына калган иде.

Соңгы кышкы Олимпия уеннары Русиянең Сочи шәһәрендә 2014 елның февраль аенда үтте. Киләсе кышкы Олимпиада 2018 елда Көньяк Кореяның Пһенчһан шәһәрендә узачак.

XS
SM
MD
LG