Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Омскида казарма дөрес төзекләндерелмәү сәбәпле җимерелгән


2013 елда казарманы төзекләндергәндә тузган дивар өстенә авыр плитәләр куелган. 40 ел элек төзелгән бина җимерелеп 24 кеше һәлак булды.

Тикшерү Омскида казарма дөрес төзекләндерелмәгәнгә җимерелгән дип нәтиҗә ясаган. Бду хакта "Коммерсант" яза.

2013 елда төзекләндергәндә тузган диварлар өстенә авыр плитәләр куелган. Алдан 40 ел элек кирпечтән өелгән диварга экспертиза үткәрелмәгән, дип яза газет.

Тикшерү нәтиҗәсендә һава десанты гаскәрләренең Омскидагы уку үзәгенең башлыгы Олег Пономаревтан җинаять җаваплыгын алынырга мөмкин. Ул кулга алынды һәм узган атнада СИЗОдан өй сагына күчерелде. Төзекләндерү эшләрен башкарган “РемЭксСтрой” ширкәте башлыгы Александр Дорофеев сак астында.

Һава десанты гаскәрләренең Омскидагы уку үзәге казармасында 300ләп кеше булган, ул 12 июль көнне җимерелде һәм 24 кеше һәлак булды.

Һәлак булган хәрбиләр арасында Башкортстаннан алынган биш егет тә бар. Мәскәүдәге Бурденко исемендәге һоспитальдә дәваланучы өч башкортстанлының берсе – Чакмагыш районыннан чакырылган Рөстәм Нәбиевнең аягын кистеләр.

XS
SM
MD
LG