Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ит һәм сөт ашамлыклары саткан Беларус кибетләрен тикшерә башлыйлар


Петербурдагы Беларус кибете
Петербурдагы Беларус кибете

Тикшерүне авыл хуҗалыгы тауарлары сыйфатын контроль итүче Россельхознадзор алып барачак.

Россельхознадзор хәбәр итүенчә, 19-23 октябрь көннәрендә Русиягә тауар китергән Беларус ширкәтләрендә тикшерүләр узачак. Аларның берничәсе даими рәвештә Русиягә ашамлыклар кертү тәртибен боза, диелгән белдерүдә. Элегрәк кайбер беларус ашамлыкларында сәламәтлек өчен зыянлы матдәләр табылган булган.

Узган елның ноябрендә Русия Беларусның 19 ширкәтенең ит ашамлыкларын тыйды. Президент Александр Лукашенко моны "әдәпсезлек" дип атады һәм "Русия Таможня берлегендә ирешкән килешүләрнең барсын да бозды" диде.

Тыелган Европа тауарларының Русиягә Беларус аша керә, дигән сүзләрне Лукашенко расламый, әмма Беларус "кирәк дип санаган бөтен тауарларны эшкәртте һәм алга таба да эшкәртәчәк", чөнки Русия Европа Берлегеннән турыдан-туры тауар кертүне чикләде, дип әйтте.

Беларустан сөт, эремчек, сыр һәм ит ашамлыкларын саткан кибетләр Казанда да бар.

XS
SM
MD
LG