Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай ширкәте Татарстанда җитештерүне арттыра


Узган ел Кытай парламенты рәисе Татарстанга килде
Узган ел Кытай парламенты рәисе Татарстанга килде

Соңгы вакытта Казан Кытай белән хезмәттәшлеген арттыра. «Кызыл маршрут» проектына да Казан кергән.

Кытайларның Haiеr ширкәте якын арада Татарстанда суыткычлар җитештерүне башлап җибәрәчәк. Ширкәт елына 250 мең суыткыч чыгарырга исәпли. Бу хакта Татарстан хөкүмәте рәисе Илдар Халиковка сылтама белән “Реальное время” яза. Бераз соңрак шунда ук телевизорлар җыя башлаячаклар. Моннан тыш завод янында ширкәтнең эшләнмәләр үзәге дә барлыкка киләчәк.

Суыткычларны Чаллыдагы “Мастер” паркында җитештерү турында килешү 2014 елда имзаланган иде.

Узган ел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Кытай дәүләт химия-инженерия берләшмәсе" рәисе Юй Цзиньбо белән очрашты. Кытай берләшмәсе җитәкчесе Кытайда химия сәнәгате шул кадәр югары дәрәҗәгә үскәнен һәм алар аның бер өлешен Татарстанга күчерергә тәкъдим итүен әйтте.

2015 елның җәендә Русиядә Ленин урыннары буйлап "Кызыл маршрут" эшли башлады. Ул Кытай туристларына нигезләнгән. Әлеге проектка Казан да кергән. Узган елны берничә Кытай төркеме инде Казанда булып та китте.

XS
SM
MD
LG