Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУ хезмәткәрләре агачлар киселгән бакчага машина куя башлаган


Лобачевский исемендәге китапханә каршына куелган машиналар
Лобачевский исемендәге китапханә каршына куелган машиналар

Җәмәгатьчелек төркеме яшел бакчаны яңадан үз хәленә кайтару өчен тәкъдимнәр әзерли.

Казан Федераль университетының Лобачевский исемендәге китапханә каршындагы бакчада агачлар киселеп шау-шу тынарга де өлгермәде, югары уку йорты хезмәткәрләре бу урынга машиналарын куя башлаган.

Социология фәннәре докторы, галим Искәндәр Ясәвиев фикеренчә, КФУ ректоры Илшат Гафуров "бу минем җирем, ни телим – шуны эшлим" дип башбаштаклык күрсәтә.

"Ректор әлегә кадәр КФУ шәһәрнең бер өлеше булуны, ә үзенең милеге түгел икәнне аңламый", ди Ясәвиев.

Хәзер җәмәгатьчелек төркеме яшел сквер булган бу урынны яңадан үз хәленә кайтару өчен тәкъдимнәрен әзерли һәм якын арада бу тәкъдим республика һәм шәһәр җитәкчеләренә юлланачак.

Агачлар киселеп, бакчаның бер өлеше юк ителгәч, җәмәгатьчелек Гафуровны эштән алу таләбе белән Русия хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев исеменә имза җыя башлады. Гауга зурайды һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов китапханә каршында машина кую урыны ясауны тыйды.

Миңнеханов бакчаны төзекләндерү өчен КФУның ландшафт проектлау кафедрасын җәлеп итүне йөкләде. 1 апрельгә кадәр проектны җәмәгатьчелек, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм Татарстан президенты ярдәмчесе Наталия Фишман белән килештерергә кирәк. Проект массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртырга тиеш, дип күрсәтелде.

XS
SM
MD
LG