Accessibility links

Кайнар хәбәр

Су баскан себертатар авылларына ярдәмгә Казанда хәйрия балалар Сабантуе уза


 "Сабыйга" үзәге үткәргән балалар Сабантуе. 2015
"Сабыйга" үзәге үткәргән балалар Сабантуе. 2015

31 май Казанның Меңъеллык паркында су баскан себертатар авылларында яшәүчеләргә ярдәмгә балалар өчен хәйрия Сабантуе узачак.

31 май көнне "Сабыйлар" үзәге Казанның Меңъеллык паркында су баскан себертатар авылларында яшәүчеләргә ярдәмгә балалар өчен хәйрия Сабантуе уздыра. Балаларны татар халык уеннары, ярышлар, төрле бәйгеләр, җыр-бию һәм бүләкләр көтә.

Сабантуйда катнашу 300 сум тора. Барлык җыелган акчалар да Төмән өлкәсе Вагай районы Тугыз авылында су басудан зыян күргән милләттәшләребезгә ярдәмгә җибәреләчәк, ди оештыручылар. Бәйрәм унда башлана.

19 май татар сәнгатькәрләре Тугыз авылына ярдәм өчен Казанда концерт оештырды, 23 мең сумга якын акча җыелды. Зыян күрүчеләргә ярдәмгә "Сервис-Агро" ширкәте дә 100 мең сум акча юллады. Казан мәчетләрендә, Төмән шәһәрендә ярдәм җыю үзәкләре булдырылды.

Апрель ахырында Агыт елгасындагы су 7-8 метрга күтәрелеп Тугыз авылын су басты. 158 өй су эчендә калды. Аннан да кала, су 93 өйнең җир кишәрлекләре, ишегалларына керде. Хәзер су киткән, әмма тугызлар тормыш-көнкүрештәге күп әйберләренең яраксыз хәлгә килүен белдерә. Йортларына, каралты-кураларына да зур зыян килгән.

XS
SM
MD
LG