АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри бүген Тбилисида Грузия хөкүмәте һәм оппозиция вәкилләре белән очраша. Иртәгә Керри Украинага бара.
АКШның тышкы эшләр өчен җаваплы вәкиле Керри НАТО саммиты алдыннан кораллы низаглар дәвам иткән бу ике илгә теләктәшлек белдерү нияте белән баруын әйтте.
8-9 июль Варшауда үтәчәк НАТО саммитында Русиянең Көнчыгыш Европадагы сәясәте тикшереләчәк. Абхазия һәм Көньяк Осетиядә Русия гаскәрләре тора. Украинаның көнчыгышына ике ел элек кергән Русия гаскәрләре Донецки һәм Луһанскидагы сугышчыларга булыша.
Саммитта НАТОның дүрт батальонын Польша, Литва, Латвия һәм Эстониядә кую турында сөйләшүләр булачак. НАТО Генераль секретаре Йенс Столтенберг саммит тәмамлангач та Русия вәкилләре белән рәсми сөйләшүләр уздыру ниятен белдерде. Русия тышкы эшләр министрлыгы да НАТО-Русия шурасы утырышы үтәчәген раслады.