Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган Рөстәм Миңнехановны Республика көне белән котлады


Эрдоган (с) һәм Миңнеханов. Архив фотосы.
Эрдоган (с) һәм Миңнеханов. Архив фотосы.

Эрдоган котлау хатында Татарстанны “кардәш төбәк” һәм “якын партнер” дит атады.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка Республика көне уңаеннан котлау җибәрде. Котлау хатында Эрдоган Төркия һәм Татарстан хезмәттәшлеге ныгый барыр дигән өмет белдерә. Шулай ук Татарстанны Төркия-Русия мөнәсәбәтләренә аерым өлеш кертүче “кардәш төбәк” һәм “якын партнер” дип атады. Бу хакта Төркиянең Казандагы баш консуллыгы хәбәр итә.

Билгеле булганча 2011 елда Эрдоган премьер-министр булганда Татарстанга килгән иде. Ул Казан Федераль Университетында укытучылар һәм укучылар алдында чыгыш ясады. Үз чыгышында Габдулла Тукайның “Туган Тел” шигыреннән өзек тә укыды.

XS
SM
MD
LG