Accessibility links

Казаннан Төркиягә чартер очышлар башлана


Казан халыкара һава аланы
Казан халыкара һава аланы

Анталиягә Русиянең Azur air һәм "Төньяк җиле" (Nordwind Airlines) һава ширкәтләре очкычлары оча башлаячак.

"Анекс тур" ширкәтене социаль челтәрдә хәбәр итүенчә, Azur air ширкәте очкычлары 19 сентябрьдән Анталиягә оча башлаячак.

"Пегаст-туристик" ширкәтенең Казандагы бүлегендә "Азатлык"ка беренче рейсны 22 сентябрьдә җибәрәбез диделәр. Юлчылар "Төньяк җиле" (Nordwind Airlines) авиаширкәте очкычы белән Анталиягә китәчәк. "Сорау зур, очкычлар 100 процентка тула", дип белдерделәр. Ягулык җыемнары артмаган, алар 40 доллар тәшкил итә.

Уфадан да Төркиягә беренче чартер очышы 22 сентябрьгә планлаштырылган.

Төркия Сүрия чигендә чик бозган өчен Русия хәрби очыкычын бәреп төшергәннән соң ике ил арасында низаг башланды,Мәскәү Әнкараны дошман күргәнгә туристлар өчен дә Төркия юлы ябылды. Быел июнь ахырында Төркия президенты һәлак булган Русия очучысының гаиләсеннән гафу үтенде һәм Русия белән Төркия арасында хезмәттәшлек башланды. Төркиядәге дәүләт түнтәрелеше аркасында чартер рейслар тагын кичектерелеп торган иде.

XS
SM
MD
LG