Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сhange.org-та ТНВны үзгәртү таләбе петициясе яңартылды


ТНВ каналының "Татарлар" тапшыруы
ТНВ каналының "Татарлар" тапшыруы

Рушан Тимербаев ТНВны үзгәртү таләбе белән язылган петициясен яңадан change.org-ка чыгаруын белдерде.

Мәскәүле, телевидение һәм кино продессеры Рушан Тимербаев Азатлыкка "Яңа гасыр" телерадио ширкәте (ТНВ) эшчәнлеген үзгәртү таләбе белән язылган петициясен яңадан change.org-ка чыгаруын белдерде. 22 октябрьгә петициянең яңартылган вариантын 1818 кеше имзалаган иде.

"Мин петициямне яңарттым, чөнки тормышта качып ятудан туйдым... Петиция дөньяга чыкканга бер ай үтсә дә, ТНВда бернинди үзгәреш тә булмады һәм мин аны яңадан чыгарырга булдым”, диде Тимербаев Азатлыкка.

Рушан Тимербаев
Рушан Тимербаев

Быел сентябрь аенда ТНВны үзгәртү, телеканалның җитәкчелеген алыштыру таләбе белән имза җыю оештырган Тимербаев, Татарстан президенты аппараты ягыннан басым сәбәпле, петициясен сентябрь ахырында change.org-тан алырга мәҗбүр булуын белдергән иде.

"Замананың бөтен яңа башлангычларында лидер булган республикага мондый канал төс түгел. Мин канал җитәкчелеген шәхсән белмим, килеп туган хәлгә, иң беренче чиратта, алар гаепле дип уйлыйм. ТНВны үзгәртү, җитәкчелеген профессиональ һәм креатив белгечләр белән алыштыру мөмкинлеге мәсьәләсен каравыгызны үтенәм. Милли телевидение – республиканың йөзе, аңа карап Татарстанның техник һәм мәдәни дәрәҗәсенә бәя бирелә", ди Тимербаев президент Рөстәм Миңнехановка исеменә язылган петициядә.

Ул үзенең петециясендә ТНВда һөнәри яктан хилафлыклар булуны да күрсәтә. Каналны "студияләрнең дизайны ярлы, бер тапшырудан икенчесенә күчүче декорацияләр, зәвыксыз киенгән алып баручыларның үз-үзләрен тотышы, динамик проектларның булмавы, мәгънәсез концертлар күңелне кайтара", дип тә тәнкыйтьләде.

XS
SM
MD
LG