Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрмәдә паралич суккан Таһир Хәсәновны хастаханәгә күчергәннәр 


Таһир Хәсәнов мәхкәмәдә чагында
Таһир Хәсәнов мәхкәмәдә чагында

Террорчылыкка булышуда гаепләнеп Түбән Новгородта төрмәгә утыртылган 70 яшьлек Таһир Хәсәновны дәвалый башлаганнар. Ул хәзер төрмә хастаханәсенә күчерелгән. Бу турыда Азатлыкка аның адвокаты Марат Ашимов хәбәр итте.

“Яхшы хәбәрләр! Хәсәнов Таһир абый төрмә хастаханәсенә күчерелде. Хәленә кергәннәрнең, ярдәм итүчеләрнең барысына да зур рәхмәт! Аңа тиешле медицина ярдәме күрсәтелер дип ышанабыз”, дип яза Ашимов.

"Террор эшчәнлегенә булышу", "канунсыз корал сатып алу, йөртү, саклау" маддәләре нигезендә җинаять кылуда гаепләнеп, биш ярым елга ирегеннән мәхрүм ителгән Таһир Хәсәновны төрмәдә паралич сугуы турында Азатлык хәбәр иткән иде.

16 октябрьдә Хәсәновның аяклары йөрми башлаган. Икенче көнне адвокат белән очрашуга аны күтәреп алып килгәннәр. Шимбә көнне исә Хәсәновны тулысынча паралич суккан. "Ул үзлегеннән ашый да, хаҗәтен канәгатьләндерә дә алмый", дип сөйләгән иде Ашимов.

Хәсәновның кызы Гөлнара Гатина әтисенә бернинди табиб ярдәме күрсәтелмәвен, үзе алып килгән даруларны да әтисенә тапшырмауларын сөйләде. Төрмә табибыннан ни өчен медицина ярдәме күрсәтелми дип сорагач, аңа әтисенең сәламәт булуын әйткәннәр, ә адвокат ялганлый дип белдергәннәр иде.

XS
SM
MD
LG