Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рифкать Миңнеханов "Юл хәрәкәте иминлеге" оешмасын җитәкләячәк


Рифкать Миңнеханов
Рифкать Миңнеханов

Чәршәмбе "Юл хәрәкәте иминлеге" башлыгы вазифасына Рифкать Миңнехановны Татарстан премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров тәкъдим итте.

Татарстанның ЮХИДИ башлыгы вазифасыннан киткәннән соң берничә ай узгач, Рифкать Миңнеханов "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт оешмасы җитәкчесе итеп билгеләнде. Чәршәмбе Татарстан премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров Рифкать Миңнехановны әлеге вазифага рәсми рәвештә тәкъдим итте.

Шамил Гафаров әйтүенчә, "Юл хәрәкәте иминлеге" оешмасына шулай ук "Татарстан юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф програмнарын финанслау идарәсе" дә кергән.

Республика президенты Рөстәм Миңнехановның абыйсы Рифкать Миңнеханов 1997 елдан алып 2016 елның августына кадәр Татарстан ЮХИДИ җитәкчесе вазифаларын башкырды. 8 августта ул әлеге вазифасыннан китте.

"Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет оешмасы 2012 елда оешкан. 2014 елдан аны Әнәс Адыев җитәкли иде. Хәзер ул җитәкче урынбасары вазифасын биләячәк.

"Татарстан юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф програмнарын финанслау идарәсе" җитәкчесе Ислам Галләмов та Рифкать Миңнехановның урынбасары булачак.

"Юл хәрәкәте иминлеге" оешмасы юлларга никадәр зыян килүен ачыклау, авыр йөк машиналарының юлларын билгеләү һәм аларның авырлыгын үлчәү, шулай ук башка иминлек мәсьәләләре белән шөгыльләнә.

XS
SM
MD
LG