Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайның Синҗан-Уйгыр төбәгендә яшәүчеләрне паспортларын полициягә тапшыруны мәҗбүр итәләр


Өремчедән Казанга беренче рейс белән килгән Кытай туристлары
Өремчедән Казанга беренче рейс белән килгән Кытай туристлары

Кытай җитәкчелеге Синҗан-Уйгыр автоном төбәге халкын паспортларын полициягә тапшырырга мәҗбүр иткән. Әлеге чара "җәмәгать тәртибен" саклау кирәклеге белән аңлатыла.

Кытай җитәкчелеге илнең төньяк-көнбатышындагы Синҗан-Уйгыр автоном төбәге халкын үз паспортларын даими саклауга полиция бүлекләренә тапшырырга мәҗбүр иткән, дип яза Кытайның The Global Times басмасы.

Басма язуынча, паспортлары кирәк булган очракта, кешеләр полициягә мөрәҗәгать итәргә тиеш. The Global Timesка мәгълүмат биргән чыганак әлеге "идарә итү" чарасы бөтен төбәккә кагылачак дигән.

Кытай җитәкчелеге моны "җәмәгать тәртибен саклау" кирәклеге белән аңлата. Түрәләр бу чара гади кешеләр яшәешенә тәэсир итмәячәк, ә менә криминал эшләрдә катнашканнарга чит илләргә чыгуны катлауландырачак дип вәгъдә итә.

The Global Times билгеләвенчә, берничә ел элек дәүләт хезмәтендәгеләрнең кайберләрен паспортларын тапшыруны мәҗбүр иткән булганнар. Ләкин 2015 елда Синҗан җитәкчелеге контрольне йомшарта. Турист буларак чит илгә барырга җыенучыларга паспортларын үзләрендә саклау рөхсәте бирелә. Полициягә документларын чит илләргә эш яки гаилә хәлләре сәбәпле чыгучылар гына тапшырырга тиеш булган.

Синҗан-Уйгыр үзидарәле районында күбрәк татарларга дин һәм тел ягыннан якын булган мөселман уйгырлар яши. Аларга ураза тоту рөхсәт ителми, уйгырлар яшәгән шәһәрдә яулыклы хатын-кызлар һәм сакаллы ирләргә автобуста йөрү тыела.

Хакимиятләрнең террор гамәлләреннән соң гаепсез уйгырларны кулга алып төрмәгә ябуларын, үзе туган Синҗан өлкәсендә уйгырларның басым астында яшәвен, дин һәм мәдәнияткә булган һөҗүм турында белдереп килгән галим, хокук яклаучы Илһам Тоһти гомерлек төрмәгә ябылды.

4 августта Синҗан-Уйгыр төбәге башкаласы Өремчедән Казанга чартер рейслар оча башлаган иде. Яңа рейсны Казан һава аланы партнеры "Тәнҗин һава юллары" ширкәте ("Tianjin Airlines") башлап җибәрде. Уйгыр туристларын Казанда хөкүмәт дәрәҗәсендә зур кунаклар буларак каршы алдылар.

Октябрьгә кадәр 15 рейс башкарылган, очкычлар 51 процентка тулы булган. Очышлар язга кадәр тукталып тора.

XS
SM
MD
LG