Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМОның Гомум мәҗлесе Кырымны аннексияләгән Русияне басып алучы дип таныды


БМОның Гомум мәҗлесе Украинаның Кырым турындагы резолюциясен кабул итте
БМОның Гомум мәҗлесе Украинаның Кырым турындагы резолюциясен кабул итте

Документта Русия – басып алучы дәүләт, Кырым һәм Акъяр – вакытлыча оккупацияләнгән җирлек дип таныла.

Берләшкән Милләтләр Оешмасының Гомум мәҗлесе аннексияләнгән Кырымда кеше хокукларына багышланган Украина әзерләгән резолюцияне кабул итте. Документта Русия – басып алучы дәүләт, Кырым һәм Акъяр – вакытлыча оккупацияләнгән җирлек дип таныла.

Резолюцияне 70 ил хуплаган, 26 ил каршы чыккан, 77се тавыш бирми калган. Бу хакта сишәмбе Украинаның БМОдагы даими вәкиллеге Твиттер сәхифәсендә хәбәр итте.

Ноябрь башында Украина БМОга Кырымда кеше хокукларының торышы турында резолюция өлгесе керткән иде. Документны АКШ, Британия һәм Франция кебек илләрне кертеп, 38 ил имзалады.

Резолюциядә Кырым кешеләренең, шул исәптән кырымтатарларның һәм украиннарның хокуклары кысылуы хөкем ителә. Документ Русияне кырымтатар халкы мәҗлесенең экстремистик дип танылуын "кичекмәстән кире кагарга" чакыра.

Украина президенты Петр Порошенко резолюция кабул ителүне хуплады. Әлеге документ иң югары халыкара дәрәҗәдә Русиягә басып алучы ил атамасы тага һәм Кырымда кеше хокуклары бозуылу өчен бөтен җаваплылыкны йөкли, ди Порошенко.

Элегрәк БМОдагы Русия вәкиле резолюция "объектив түгел" дип белдергән иде.

Русия Кырымны 2014 елның мартында яшерен рәвештә үз хәрбиләрен кертеп тутырып аннексияләде.

XS
SM
MD
LG