Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума Татарстанның "сугыш балалары"на өстәмә ташламалар тәкъдимен кире какты


Дәүләт Думасы утырышы
Дәүләт Думасы утырышы

Русия Дәүләт Думасы "сугыш балалары"на социаль ярдәм күрсәтү турындагы өч альтернатив проектны кире какты. Үзгәрешләр КПРФ, Гадел Русия фиркаләре һәм Татарстан Дәүләт Шурасы тарафыннан тәкъдим ителгән иде.

Татарстан проектын 450 депутатның 108е генә хуплады. Бердәм Русия депутатлары бу документны "популистик" дип атады. Алар фикеренчә, Татарстан "сугыш балалары"на ташламаларны үз казнасыннан да түли ала, чөнки республиканың башка төбәкләр белән чагыштырганда "акчасы күбрәк". Бердәм Русия фиркасенең Татарстаннан сайланган җиде депутаты да бу канун өлгесен яклап тавыш бирмәгән.

Татарстанның "Сугыш балалары турындагы" проекты республика парламенты тарафыннан КПРФның җирле бүлеге башлангычы белән эшләнгән иде. Документта Икенче дөнья сугышы вакытында СССР җирлегендә яшәгән һәм сугыш тәмамланганда 18 яшьләре тулмаган Русия ватандашларына дүрт төрле социаль ташлама бирү турында язылган. Ай саен бирелә торган акча, ел саен уздырыла торган хастаханә тикшерүләре, социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренә чиратсыз керү һәм сугыш вакытында әти-әниләре һәлак булган яки югалган урыннарга елга бер тапкыр барып кайтуның чыгымнарын каплау турында сүз бара.

Проектта ташламаларны федераль бюджеттан финанслау күз алдында тотыла.

Былтыр көз Дума Татарстанның аерылышуны катлауландыру турындагы канун өлгесен дә хупламаган иде.

XS
SM
MD
LG