Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иван Климов Казандагы төзекләндерү тендерын тикшерүне сорап Мәскәүдә ялгыз пикетка чыкты


Иван Климов Мәскәүдә
Иван Климов Мәскәүдә

Климов сүзләренчә, Монополиягә каршы федераль агентлыкның Татарстан идарәсе узган көн датасы белән игълан ителгән бәйгеләргә игътибар итмәгән.

Русия Хезмәт фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Иван Климов Мәкскәүдә Монополиягә каршы федераль агентлык янында ялгыз пикет оештырды. Ул агентлыкның Татарстан идарәсе Казан кирмәне янындагы элекке төрмә бинасын төзекләндерүгә игълан ителгән тендернең канунилыгына бәйле карарын яңадан тикшерүне һәм идарә хезмәткәре Евгений Семагинның гамәлләрен тикшерүне таләп итә.

Климов сүзләренчә, Монополиягә каршы федераль агентлыкның Татарстан идарәсе тендерның бина инде төзекләндерелгәч кенә урнаштырылуына игътибар итмәгән.

Былтыр сентябрь аенда Иван Климов Татарстанның инвестиция-төзелеш идарәсенең елга буйларын төзекләндерү өчен узган көн датасы белән игълан ителгән бәйгеләрне тыюга ирешкән иде.

XS
SM
MD
LG