Accessibility links

якшәмбе, 24 сентябрь 2017, Казан вакыты 20:23

3 февральдә Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетында Татар яшьләре форумы Һәм "Прикладная урбанистика" үзәге әзерләгән "Бистә 2.0" проекты тәкъдим ителә.

"Бистә 2.0" проектын тәкъдим итү чарасында проектны башлап йөрүчеләр белән шәһәр архитекторларының хезмәттәшлек итү һәм бистә җирлекләрен бергәләп өйрәнү мөмкинлекләре турында фикер алышу планлаштырылган.

Оештыручылар белдерүенчә, "Бистә 2.0" проекты Казанның татар бистәләренә яңа күзлектән карауга багышланган. Проектны тормышка ашыруда төрле фән белгечләрен, җирле халыкны һәм бистә белән кызыксынучыларны җәлеп итәргә уйлыйлар.

Чарада Татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин һәм тарихчы Айрат Фәйзрахманов, социолог, "Прикладная урбанистика" үзәге вәкиле Мария Леонтьева чыгыш ясаячак,. FUN24, Ал мәчет һәм Искеташ мәчете вәкилләре дә үз фикерләрен белдерәчәк.

Чарада катнашучыларга "Яңа Татар бистәсе. Аны нинди киләчәк көтә?" дигән фильм да күрсәтәчәкләр.

Әлеге проект кысаларында Яңа Татар һәм Бишбалта бистәләрендә экскурсияләр узган иде. Һәр экскурсияне гидлар гына түгел, анда яшәүчеләр дә алып барды. Оештыручылар Ягодная һәм Пороховая бистәләренә дә экскурсияләр оештырырга җыена.

XS
SM
MD
LG