Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 11:25

Ата-аналар каршы булганга Казан мәктәбенә 1нче сыйныфка барлык балалар да кабул ителә


Ата-аналар 35нче мәктәп янында

Казан шәһәренең 35нче мәктәбенә 1нче сыйныфка балаларын укырга бирү өчен ата-аналар суыкта өч көн чират торды. Алар балаларны үз бистәләреннән читкә җибәрүгә каршы иде.

Казан шәһәренең "Кояшлы шәһәрчек" бистәсендә яшәүчеләр балаларын 35нче санлы мәктәпкә 1нче сыйныфка бирү өчен суыкта өч көн чират торды.

Чират торган барлык ата-аналарның балаларының документларын да шимбә көнне 35нче мәктәпкә кабул итеп алганнар. Бу хакта Азатлыкка Наилә исемле ханым белддерде. Казанның Идел буе районы мәгариф бүлеге һәм мәктәп җитәкчелеге ташламалар ясарга мәҗбүр булган.

"Башта безгә 5 сыйныф ачабыз дисәләр, хәзер 7 сыйныф ачарга булдылар. Бер сыйныфта 30ар бала булачак диләр. Кайбер ата-аналарга төркемдә 36шар бала булырга мөмкин дип тә әйткәннәр", дип сөйләде Наилә ханым.

Җомга Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин урын җитмәгән балаларга башка мәктәпләргә барырга тәкъдим иткән иде.

"Кемгә урын җитми, күрше мәктәпләр – 6нчы гимназия, 150нче мәктәп, 16нчы гимназиягә барырга була. Беркем дә урамда калмый. "Кояшлы шәһәрчек" бистәсенә хәзер 2 мәктәп төзү кирәк", диде Һадиуллин Азатлыкка. Аның сүзләренчә, быел Казанда ике мәктәп салыначак. Әмма алар "Кояшлы шәһәрчек"тә булмаячак.

Балаларын Казанның 35нче мәктәбенә 1нче сыйныфка бирергә теләгән ата-аналар чират тора
Балаларын Казанның 35нче мәктәбенә 1нче сыйныфка бирергә теләгән ата-аналар чират тора

Бу бистә көннән-көн үсә тора. Биредә социаль ипотека һәм башка програмнар нигезендә күпләп торак йортлар салына. Шуңа да мәктәп укучылары өчен урын җитмәү проблемы киләсе елларда тагын да кискенләшергә мөмкин ди әти-әниләр.

Алар балаларын беренче сыйныфка бирер өчен документларны тапшырырга дип тәүлекләр буе чират торды. Төнлә дә таралышмады. Аларга мәктәптә бары 1нче сыйныфка 150 урын гына бар дип белдергәннәр. Ә балалар саны 280нән артып китә.

Азатлык җомга көндез ата-аналар янында булганда, аларның кайберәүләре киез итек киеп килгән иде. Кайберәүләр җылыныр өчен футбол уйнады, кайнар чәй эчтеләр.

"Бу бистәдә ике мәктәп булырга тиеш дигән иделәр. Әмма берсе төзелмәде. Бу шуның проблемы", дип сөйләде Петр Толкачев.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, мәгариф министры Энгел Фәттахов һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров Русия мәгариф министры Ольга Васильева белән очрашуда федераль бюджет акчасына Татарстанда мәктәпләр төзү турында сүз күтәргән иде. "Без быел өч мәктәп төзергә планлаштырабыз", диде Фәттахов әлеге очрашудан соң Азатлыкка. Татарстанда быел федераль програм нигезендә Казан, Чаллы һәм Биектауда мәктәп салу планлаштырыла.

Татарстан җыелган салымның 25 процентын гына үзендә калдырып, калганын Мәскәүгә биреп барганга, социаль пролемнарны чишү кыенлаша. Русия хөкүмәте 2017 елда Татарстанга федераль програмнар аша акча бирелмәячәген белдерде, моңа президент Рөстәм Миңнеханов ачыктан-ачык канәгатьсезлек җиткерде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG