Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Үзәк банкы "Болгар банк"ны банкрот дип игълан итте


2 март Русия Үзәк банкы "Болгар банк"ны банкрот дип игълан итте. Үзәк банк әлеге карарны вакытлы идарә тикшерүе йомгакларына таянып чыгарган.

Үзәк банк хәбәрендә әйтелүенчә, хисап көненә банк үзендә 1,38 млрд сум акча барлыгын белдерә, ә чынлыкта исә анда активлар 642 млн сум гына тәкшил итүе ачыклана.

16 гыйнвардан Үзәк банк "Болгар банк"та вакытлы идарә урнаштырган иде. Әлеге карар оешманың банк эшчәнлегенә кагылышлы федераль кауннарны үтәмәве, хисапларда дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат бирүе белән бәйле диелде.

"Болгар банк"та авырлыклар декабрь ахырында ук башланган иде. Банкның баш идарәсе Ярославльдә урнашкан. Ләкин ул төп эшчәнлеген Татарстанда алып бара. Республикада банкның берничә бүлекчәсе бар.

XS
SM
MD
LG