Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бердәм дәүләт тесты: татарча язудан тыш, сөйләп күрсәтергә дә кирәк булачак


Укучылар татарча сөйләп күрсәтергә дә тиеш булачак. Архив фотосы.
Укучылар татарча сөйләп күрсәтергә дә тиеш булачак. Архив фотосы.

Быел Татарстанда 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар Бердәм дәүләт тесты нигезендә татар телендә язып кына түгел, сөйләп тә күрсәтергә тиеш булачак. Бу әлегә сынау рәвешендә генә кертелә.

Казанда узган “Русия мәгарифе” форумында Башкорстанның мәгариф һәм фән министры Гөлназ Шәфыйкова 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар арасында ана теленнән бирелгән имтихан уку йортына кергәндә исәпкә алынырга тиеш дип белдерде. Бүген ул исәпкә алынмагач, аны тапшырырга атлыгып торучылар да юк диде Шәфыйкова.

Татарстанда 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар шулай ук татар теле һәм әдәбиятыннан ел саен Бердәм дәүләт тестын тапшыра. Әгәр элек ул язмача гына булса, быелдан сынау рәвешендә сөйләм өлеше дә кертеләчәк. Шулай ук Бердәм дәүләт имтиханыннан татар телен сайлаучыларга шулай ук телдән җавап бирү каралган. Бу хакта Азатлыкка Татарстан мәгариф һәм фән министры Илдар Мөхәммәтов әйткән иде.​

Илдар Мөхәммәтов
Илдар Мөхәммәтов

“Әлегә сынау рәвешендә генә кертәбез. Алга таба тестта сөйләм өлеше дә мәҗбүри булачак. Без татар телен укытканда тел төзелешенә генә игътибар бирелергә тиеш түгел, ә балага сөйләм күнекмәләрен җиткерү һәм сөйли алуларына ирешү төп максатыбыз булып тора. Әгәр без грамматикага, синтаксис һәм фонетикага гына бәйле рәвештә белем бирәбез икән, без мәктәптә филологлар, лингвистлар әзерлибез кебек килеп чыга. Безнең өчен укучының матур итеп сөйләп, үз фикерен башкаларга җиткерә алуы мөһим. Тестлар биргәндә сөйләм өлешен дә кертү сынау рәвешендә 9нчы сыйныфлар өчен генә булачак, әлегә башка сыйныфларга кагылмый”, дигән иде ул.

Мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем бирү бүлеге җитәкчесе Алсу Шәрипова Азатлыкка әйтүенчә, быел ул 6 шәһәр-районда сынау рәвешендә үтәр дип күздә тотыла.

“Кайда икәнен әле тәгаенлап бетермәдек. Имтихан тапшырганда авылда укучылар бер мәктәпкә, ягъни тест үткәрү пунктларына җыела”, диде ул.

Билгеле булганча, Татарстанда күпләр балалар 11 ел буе татар телен укуга карамастан, мәктәпне тәмамлаганда татарча сөйләшә белми дип зарлана. Беренче чиратта, моны белем бирү һәм укыту әсбапларының камил булмавы белән аңлаталар.

Татарстанга бер төркем урыс милләтчеләре Татарстанда татар теле сәгатьләре артык күп дип зарланып инде ничәмә-ничә еллар төрле җитәкчеләргә хатлар иңдерә. Алар татар теленнән Бердәм дәүләт тестын мәҗбүри бирдертүгә дә аяк төрәп каршы тора. Хәзер инде тестка сөйләм өлеше дә кертелгәч, мөгаен зарлар тагын да артыр.

Шәрипова әйтүенчә, әлеге тесттан беркем дә авырлык кичерергә тиеш түгел.

“Ул катлаулы түгел. Аннары урыс теленнән дә сөйләм сынавы кертелде бит. Шул тәртиптә бара. Әти-әниләр дә, балалар да аңа әзердер дип уйлыйм. Бу хакта август киңәшмәсе вакытында әйтелгән иде инде”, диде ул.

Мәгариф һәм фән министрлыгының интернет сәхифәсендә сөйләм тестының күрсәтмә вариантлары урнаштырылган.

Мисал өчен урыс телендә гомуми белем бирү оешмаларының татар төркемнәрендәге укучыларга беренче бирем буларак сораштыруда катнашырга, ә икенче биремдә тәкъдим ителгән фото турында сөйләү каралган. Укучылар бу биремнәрне 15 минутта эшләргә тиеш. Җаваплар аудиоязмаларга теркәлеп барачак.

Урыс телендә гомуми белем бирү оешмаларының урыс төркемендәге укучыларга мондый бирем китерелгән:

Сез китапханәгә актив йөрүче укучы буларак интервью бирәсез. Сорауларны игътибар белән тыңлагыз һәм тулы җаваплар бирегез. Һәр сорауга җавап бирү өчен 40 секунд вакыт бирелә.

– Сез кайсы китапханәләргә йөрисез?
– Яраткан язучыларыгыз кемнәр?
– Яшьләр нәрсәләр турында укырга яраталар?
– Татар язучыларыннан кемнәрнең иҗатын белән таныштыгыз?
– Әдәбият дәресләрендә нәрсәләр эшлисез?

Икенче бирем. Телләр өйрәнү турында сөйләгез. Әзерләнү өчен ике минут, текстны сөйләү өчен ике минут вакыт каралган. Сөйләмегездә түбәндәгн мәгълүматлар да булсын:

– Мәктәптә сез нинди телләр өйрәнәсез?
– Татар теле дәресләрендә нишлисез?
– Чит телләрне яхшы белү өчен, нәрсәләр эшләргә кирәк?
– Телләр белү ни өчен кирәк?

Балаларны татарча сөйләшергә өйрәтү өчен узган ел Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы яңа дәреслек тә әзерләде. Урыс телле укучылар өчен беренче сыйныф дәреслеге "Сәлам" дип атала.

"Кызганычка, хәзерге дәреслекләрдә грамматикага күп урын бирелде. Коммуникатив нигез турында күп сөйләдек, әмма укытучыларыбыз татар төркемнәрендә ничек укыттылар, шул технологияне урыс телле төркемнәргә күчерде. Бу – ялгышлык. Югары сыйныфтагы татар теленә укыту методикасын башлангычларга күчерделәр. Бу да уңышсыз булды. Безнең максат – чит тел дәреслекләре үрнәгендә сөйләм күнекмәсен булдыра торган дәреслек ясау. Бу эшне тәҗрибәле практик укытучылар, яңа карашлы белгечләр, галимнәр башкарды. Эшебездә КФУ галимнәренең ярдәмен тойдык", диде Илдар Мөхәммәтов.

Рөстәм Бәхтиев
Рөстәм Бәхтиев


Яңа дәреслек авторларның берсе, филология фәннәре кандидаты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рөстәм Бәхтиев яңа дәреслектә тел үзләштерү материалы бик җиңел тәкъдим ителүен әйткән иде.

"Беренче сыйныфта урыс телле балалар 160 сүзне һәм 30 сөйләм калыбын үзләштерергә тиеш. Грамматик кагыйдәләрне ятлату юк. Иң мөһиме – сөйләшергә өйрәнсеннәр.

Дәрес уен аша бара. Яңа гына мәктәп бусагасын атлап узган бала күбрәк уйнарга тели. Бу табигый. Шуңа күрә без лексиканы өйрәткән күпсанлы дәрес уеннарын әзерләдек. 15 темалы дәреслекнең һәр модулендә яңа өйрәнгән сүзләр белән кызыклы җырлар бирелә, балалар аны яратып җырлаячак, телне тиз үзләштерәчәк дип өметләнәбез", диде ул.

XS
SM
MD
LG