Accessibility links

сишәмбе, 27 июнь 2017, Казан вакыты 10:02

Мәхкәмә Чаллы ТИҮен ябу эшен карауны, тәрҗемәче булмау сәбәпле, 11 майга кичектерде


Рифат Бәдретдинов

3 майда Чаллы татар иҗтимагый үзәген тыю мәсьәләсен карарга җыелган мәхкәмә, тәрҗемәче булмау сәбәпле, 11 майга кичектерелде.

Мәхкәмә утырышы башында хөкемдар экстремизмда гаепләнүче Чаллы татар иҗтимагый үзәге өчен җавап тотучы Рифат Бәдретдиновтан мәхкәмә эшенә әзер булу-булмавын сорады. Бәдретдинов әзер булуын, әмма, элекке утырышлардан аермалы буларак, бүгенгесендә тәрҗемәче күренмәвен белдерде. Нәтиҗәдә хөкемдар мәхкәмәне 11 майга кичектерергә карар итте.

Мәхкәмә бүлмәсендә Бәдретдинов "Минем гаебем юк. Мин катнашмаган Чаллы ТИҮен инде 2004 елгы мәхкәмә карары белән япканнар. Шуны тагын бер кат ябарга телиләр. Нигәдер мин җавап тотучы да булып калдым. Без бик еш кына теге-яки бу авылда, Казаныбызның татар зиратларында вәхшилек кылып кабер ташларын җимерүләрен ишетеп торабыз", дип прокуратураны һәм тәртип саклау оешмаларын шундый хәлләрне булдырмауга күбрәк игътибар бирергә чакырды.

Февраль ахырында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Чаллы ТИҮен экстремистик оешма дип бәяләп, аның эшчәнлеген мәхкәмә карары белән туктатуны таләп иткән иде. Мәхкәмә 4 һәм 12 апрельдә инде өч утырыш уздырды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG