Зиратны мәсхәрәләү турында Туймазыда яшәүче бер кеше хәбәр иткән. Урынга килгән эчке эшләр министрлыгы төркеме зират капкасы янындарак 20ләп кабер ташының аударылуын, ватылуын ачыклаган. Зиратта сакчы юк.
Бу вакыйга уңаеннан җинаять эше ачылган.
Бу язда Татарстанның Яшел Үзән районы Бәчек авылында 30 апрельдә һәм 14 майда кабер ташларын аудардылар һәм вакттылар. Татарстан эчке эшләр министрлыгы бу җинаятьне кылуда 20 яшьлек психик авыруның шикләнелүен белдерде.
фикерләр (1)
күбрәк фикер