Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күрмәүчеләргә татарча сөйләм синтезаторы булдырылды


Күрмәүчеләргә татарча сөйләм синтезаторы булдырылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:35 0:00

26 майда Татарстанның күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр китапханәсендә компьютерда татарча тыңлый, яза, эшли алырга мөмкинлек бирүче махсус програм тәкъдим ителде.

Китапханә җитәкчесе Наил Сәфәргалиев сүзләренчә, бу турыда алар 90нчы елларда ук хыяллана башлаган. Ул вакытта сукырлар өчен текстны аудиога әйләндерүче, Америка һәм Европадан килгән махсус програмнар барлыкка килгән. Соңрак алар урыс телендә дә булдырылган. Әмма алар, билгеле, татар хәрефләрен танымаган, шунлыктан татар сәхифәләрендәге текстларны яңгырата алмаган.

Китапханә вәкилләре татар синтезаторы булдыру өчен башта Мәскәү галимнәренә мөрәҗәгать итеп карый, әмма алар белән эш барып чыкмый. Шуннан соң китапханә хезмәткәрләре Казан федераль университеты галимнәре белән бергәләшеп әлеге проектка үзләре керешә. 2001 елда башланган эш 16 елга сузыла.

"Күп кенә проблемнар аша уздык. Кайвакыт "бу проект сезгә нигә кирәк, булмаслык эш бу" диючеләр дә булды. Озак вакыт финанс мөмкинлекләр булмады. Хезмәт министрлыгы акча бүлеп биргәч, грандлар алгач, бу эшне төгәлләп булды. Бүгенге көндә дөньяның кайсы гына җирендә яшәүче татар булса да, безнең сәхифәбездән әлеге татар синтезаторын үзенә саклап, аны куллана ала. Бу татар телле күрмәүчеләр тормышында бик зур вакыйга", диде китапханә җитәкчесе Наил Сәфәргалиев.

Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев бу синтезаторны күрмәүчеләр генә түгел, күреп тә татарча укый белми, әмма татарча аңлый торган кешеләр дә куллана ала, татар текстларын синтезатор ярдәмендә тыңлый ала диде.

XS
SM
MD
LG