Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиядә парламент сайлавы уза


Лондонда сайлау баннеры
Лондонда сайлау баннеры

Британиядә пәнҗешәмбе вакытыннан алда парламент сайлавы уза. Парламентның түбән пулаты - Җәмәгатьчелек пулатына 650 депутат сайланырга тиеш. Киләсе премьер-министрның кем булачагы тавыш бирү нәтиҗәсенә бәйле булачак.

Сайлаудан соң билгеләнгән премьер-министр Британияне Европа берлегеннән чыгару турында сөйләшүләрне алып барырга тиеш булачак.

Әлеге премьер, консверавторлар җитәкчесе Тереза Мэй вакытыннан алда сайлау уздыру турында 18 апрельдә белдергән иде. Ул моны "Брекзит" вакытында үзенә көчлерәк мандат кирәклеге белән аңлатты.

Күпчелек сораштырулар күрсәткәнчә, консерваторлар алда бара. Ләкин лейбористлар да алардан калышмый.

Сайлау кампаниясе чорында консевраторлар Брюссель белән кырысрак сөйләшергә кирәк дип чыгыш ясады. Джереми Корбин җитәкләгән лейбористлар Европа берлеге белән ирекле сәүдә зонасын саклау яклы. Либерал демократлар "Брекзит" турында яңа рефрендум уздырырга чакыра. Шотланд милли фиркасе Шотладниянең бәйсезлеге турында референдум уздыру яклы.

Быелгы сайлау кампаниясе чорында Британиядә ике террор гамәле булды. 22 майда Манчестерда шартлау булды, 3 июньдә Лондон күперендә һәм Боро-базары тирәсендә һөҗүм оештырылды.

XS
SM
MD
LG