Accessibility links

Кайнар хәбәр

Petya.A компьютер вирусы Азия илләренә барып җитте


Нидерландта Petya.A вирусы эләккән компьютер
Нидерландта Petya.A вирусы эләккән компьютер

Petya.A компьютер вирусы Азия илләренә тарала башлаган дип хәбәр итә Bloomberg. Сишәмбе вирус АКШ һәм Европа илләре ширкәтләренең, банкларының һәм хакимият оешмаларының компьютерларына үтеп кергән иде.

Һиндстанда киберһөҗүм аркасында илнең иң эре портында йөкләр төяү-бушату системы эштән чыкты. Вирусның тәэсире Кытайда да сизелде, ләкин анда ул зур зыян сала алмады.

Вирус Украинада тарала башлады. Соңрак Европаның башка илләрендә дә бу хакта хәбәр булды. Иң күп зыян Германиягә, Италиягә, Үзәк Европа илләренә һәм Израильгә салынды. Русиядә һөҗүмгә "Роснефть" ширкәте дучар булды. Шул исәптән "Башнефть" компьютерларына да вирус үтеп керде дип хәбәр иттеләр.

АКШта киберһөҗүмнәрне тикшерү башланган, аны Федераль тикшерү бюросы алып бара.

Petya.A вирусы компьютердагы мәгълүматны шифрлый һәм аның ачкычы өчен акча сорый. Күптән түгел май аенда таралган WannaCry вирусы да шушы принцип белән эшләгән иде. Ул вакытта 150 илдә 300 меңнән артык компьютер зыян күрде. Һөҗүм күбрәк эре ширкәтләргә, федераль оешмаларга, шул исәптән Русия эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына туры килде. Ул вирус Татарстан компьютерларына да килеп җитте.

XS
SM
MD
LG