Accessibility links

пәнҗешәмбе, 23 ноябрь 2017, Казан вакыты 12:32

Русиядә террорчылыкка җәлеп иткән өчен гомерлек төрмә җәзасы бирелергә мөмкин


Петербур метросына булган террор һөҗүменнән соң, 3 апрель, 2017 ел

"Бердәм Русия" фиркасе башлыгы урынбасары Адальби Шхагошев Русия Дәүләт Думасына террорчылыкка җәлеп иткән, террорчылыкны финанслаган һәм финанслауны оештырган өчен гомерлек төрмә җәзасы бирү турында канун өлгесе керткән.

Депутат раславынча, Русия җинаять кодексының террорчылыкка бәйле бер генә маддәсе бозылса да, гаепләнүчегә гомерлек төрмә җәзасы бирергә кирәк, дип яза РБК. Биредә Русия җинаять кодексының 205 (террор гамәле), 205.3 (террорчылык белән шөгыльләнү максатында белем алу), 205.4 (террорчыл берләшмә оештыру һәм анда катнашу), 205.5 (террорчыл оешма эшчәнлеген оештыру һәм анда катнашу), 206 маддәнең3 нче һәм 4нче бүлекләре (террор гамәле оештыру максатында очкыч урлау) турында сүз бара. Шхагошев террорчылыкны финанслаган һәм финанслауны оештырган өчен дә гомерлек төрмә җәзасы кертергә тәкъдим итә.

Бүген террорчылыкка этәргән яки җәлеп иткән өчен 500 мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең өч еллык хезмәт хакы, йә булмаса, башка кереме күләмендә штраф түләтеп, 5-10 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Террорчылыкка ярдәм иткән өчен 20 елга кадәр төрмәгә ябарга мөмкиннәр. Шхагошев моны гаделсезлек дип атаган.

Чәршәмбе Русия Дәүләт Думасы өченче укылышта террорчылык һәм экстремизм өчен хөкем ителгән кешеләрне Русия ватандашлыгыннан мәхрүм итү турында канун өлгесен раслады.

XS
SM
MD
LG