Accessibility links

дүшәмбе, 20 ноябрь 2017, Казан вакыты 17:04

Мәскәүдә Русия һәм Татарстан арасында Шартнамәне яңартуны хуплап автойөрешкә чыктылар


Автойөрешкә чыккан машиналарның берсе

Автойөрешкә чыккан машиналарга "Шартнамә акчадан өстен" дип язылган шигарләр беркетелгән, Татарстан әләме куелган иде.

22 июль Мәскәүдә Русия һәм Татарстан арасында шартнамәне яңартуны хуплап флешмобка чыгучылар булды, дип белдерде Азатлыкка әлеге чараны күргән активистларның берсе. Кимендә биш машина Сабантуй бәйрәме оештырылган Коломенский паркы тирәле берничә түгәрәк ясаган.

Активист сүзләренчә, автойөрешне тыючы булмаган. Машиналарга "Шартнамә акчадан өстен" дип язылган шигарләр беркетелгән. Машина тәрәзәсеннән Татарстан әләмен җилфердәтеп узучылар да бар.

Автойөрешкә чыккан машиналарның берсе
Автойөрешкә чыккан машиналарның берсе

Социаль челтәрләрдә бу гамәлне хупладылар. "Батырлар күп булмый, эш санда түгел, ә гамәлдә", "Мәскәүләр батыр икәнсез. 30 август Казанда да оештыру кирәк. Ятып калганчы атып калыйк" дигән һәм башка язулар калдырдылар.

Мәскәүдә узачак Сабантуй алдыннан Мәскәү яшьләренең инициатив төркеме Татарстан һәм Русия арасындагы Шартнамә озайтуны хуплап, машиналарда флешмоб оештырырга теләде. Чарага бер көн кала, 21 июль Татарстанның Русиядәге вәкиллегенең Яшьләр шурасы сайтында оешманың бу чарага бәйле булмавы һәм әлеге чарада катнашмаска өндәве чыккан иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG