Accessibility links

җомга, 24 ноябрь 2017, Казан вакыты 16:10

АКШ Дәүләт департаменты Мәскәүнең Русиядә америка дипломатлары санын киметү турындагы карарына кызганычын белдерә. Әлеге гамәлләр үзләрен акламый, диелә департамент белдерүендә.

АКШ Дәүләт департаменты бу чикләүләрнең йогынтысын бәяләп, җавап чаралары күрергә җыена, дип яза Associated Press.

30 июль Русия президенты Владимир Путин Америка дипмиссиясенең 755 хезмәткәрен киметү турында белдерде. Бу исемлеккә АКШ ватандашлары да, Русия хезмәткәрләре дә керә. Русиядә АКШның 455 дипломаты калырга тиеш диелә. Бу Русиянең АКШтагы дипмиссияләрендә эшләүче кешеләр саны белән туры килә.

Русия җитәкчелеге АКШ дипломатлары санын киметү турында 28 июльдә игълан итте. Әлеге карар АКШ Конгрессының Русиягә карата чикләүләрне кырыслату турындагы канун өлгесен хуплаганнан соң кабул ителде.

XS
SM
MD
LG