Accessibility links

чәршәмбе, 20 сентябрь 2017, Казан вакыты 08:50

Русияләргә Aмерика визасын бирүдә кирү кагулар арткан. Бу хакта The New York Times газетына виза бирү оешмасы хезмәткәре Шәүкәт Бутаев сөйләгән.

"Элек болай булганы юк иде: һәркөн 50-60 кешенең виза турында мөрәҗәгате кире кагыла. Аларның күпчелеге яшь хатын-кызлар. Кулларында яшел кәгазь тотучыларга карыйм - ул кире кагуны аңлата", дигән Бутаев.

Басманың тагын бер әңгәмәдәше - пенсионер Владимир Круглов сөйләвенчә, моңа кадәр виза алу 20 көннән артмаган, ә хәзер өстәмә тикшерүләр кертелгән. Әңгәмәне айга якын көтәргә туры килә, диелә.

31 июль Мәскәүдәге АКШ илчелеге виза бирү тәртибе катлауланырга мөмкинлеге турында белдерү чыгарган иде. Әлеге гамәл Русиядә Америка дипломатлары санын киметүгә җавап була, диделәр.

Бу хакта Русиядәге элекке АКШ илчесе Майк Макфол да кисәтте.

30 июль Русия президенты Владимир Путин Америка дипмиссиясе хезмәткәрләрен киметү турында белдерде. Әлеге карар АКШ Конгрессының Русиягә карата чикләүләрне кырыслату турындагы канун өлгесен хуплаганнан соң кабул ителде. АКШ Дәүләт департаментында һәм Ак йортта моңа җавап адымнар әзерләргә вәгъдә бирделәр.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG