Рекс Тиллерсон Манила шәһәрендә узучы Көньяк-Көнбатыш Азия илләре (АСЕАН) җыенында белдерүенчә, әлегә җавап чараларының нинди булачагы билгеләнмәгән, дип яза Associated Press.
АКШ Дәүләт секретаре шулай ук Русиянең Украинадагы хәлләргә кагылышлы сөйләшүләр алып барырга "ниндидер әзерлеге" барлыгы турында да әйтте. Вашингтон Мәскәү белән багланышларны дәвам итәргә әзер, ди Тиллерсон.
Якшәмбе Манилада АКШ дәүләт секретаре һәм Русия тышкы эшләр министры очрашты. Сөйләшүләр барышында Сергей Лавров Тиллерсонга Русиянең Америка дипломатлары санын киметүнең сәбәпләрен аңлатты. Лавров, АКШ конфронтациядән баш тарткан очаркта, Мәскәүнең Вашингтон белән нормаль сөйләшүләрне тергезергә әзрелеге турында да әйтте.
28 июльдә Русия тышкы эшләр министрлыгы Русиядә Америка дипломатлары санын 455кә калдыру турында игълан итте. Кремль белдерүенчә, бу - АКШ Конгрессы кабул иткән Русиягә каршы чикләүләргә җавап булып тора.