Басма язуынча, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы рәисе булып Татфондбанк бөлгенлегеннән соң эшсез калган Татарстан Дәүләт банкының элекке җитәкчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов сайланырга мөмкин. Русия Үзәк сайлау комиссиясе Шаһиәхмәтовны һәм Татарстанның юстиция министры Рөстәм Заһидуллинны тәкъдим итә.
Гобәйдуллин вәкаләтләренең мөддәте быел сентябрь аенда чыга.
Былтыр узган Дума сайлавыннан соң Петербурдагы Югары икътисад мәктәбенең өлкән фәнни хезмәткәре, "Гадел сайлаулар өчен" коалициясе әгъзасы Искәндәр Ясәвиев Русия Үзәк сайлау комиссиянә Татарстанда сайлаулар гаде узмады ди, хат җибәргән иде. Ул комиссия рәисе Элла Памфиловадан Әкъзам Гобәйдуллинны Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе итеп тагын сайламауны сорады. Ләкин җавапта Ясәвиевнең мөрәҗәгате “карау һәм җавап бирү өчен” Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә җибәрелде диелде.