Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ринат Әхмәтшин Трампның Русия белән бәйләнешләре турында күрсәтмәләр биргән


Ринат Әхмәтшин
Ринат Әхмәтшин

Лоббист һәм элекке совет күзләү хезмәткәре Ринат Әхмәтшин Трамп такымының Русия белән бәйләнешләре булу ихтималы эшен тикшерү кысаларында күрсәтмәләр биргән.

Күрсәтмәләр бирү 11 августта берничә сәгать дәвамында узган, дип яза The Financial Times үз чыганакларына таянып. Тикшерүне алып баручы махсус прокурор Роберт Мюллер зур утырышчылар жюрие җыйган.

Әхмәтшин юрист Наталья Весельницкая белән 2016 елда АКШ президентына намзәт Дональд Трампның өлкән улы Дональд Трамп белән очрашуда катнашкан. Ринат Әхмәтшин сүзләренчә, Трампның улы Весельницкая белән американнарның урыс балаларын асрамага алуны тыю турында фикер алышкан.

АКШ президенты улы кече Дональд Трамп 2016 елда Весельницкая һәм Әхмәтшин белән очрашуын таныганнан соң гауга чыккан иде. Трампның Һиллари Клинтон турында компромат мәгълүмат алырга өметләнүе билгеле булды. Трамп улы сүзләренә караганда, әлеге мәгълүматны аңа Русия эшмәкәре Эмин Агаларов бирергә вәгъдә иткән. Агаларовка исә мәгълүматны аның әтисе - Crocus Group хуҗасы Арас Агаларов әйткән, диелә.

Ринат Әхмәтшин - Русия һәм АКШ ватандашы. Соңгы елларда ул АКШ башкаласында акчага ялланып төрле сәяси, бизнес төркемнәрнең, дәүләтләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртуда, кирәкле кешеләр белән таныштыру, килештерү, җайлау эшләрендә инде шактый танылган кешегә әйләнә.

Financial Times язуынча, Русия адвокаты Веселицкая да 2016 ел урталарында "йомышлы татар" Ринат Әхмәтшинны үзенә кирәкле эшләргә яллаган булган.

XS
SM
MD
LG