Accessibility links

Кайнар хәбәр

Антимонополия хезмәте Казанның Парижда Сабантуй уздыру эшен караячак


Париждагы Сабантуй
Париждагы Сабантуй

6 сентябрьдә Татарстанның монополиягә каршы хезмәте Казан хакимиятенең Парижда Сабантуйны нинди акчага уздыруын тикшерәчәк.

6 сентябрьдә Антимонополия хезмәте сайтында җиде мөрәҗәгать каралуы белдерелә, ләкин Сабантуй эше турында мәгълүмат юк. Шулай да телефоннан Азатлыкка эшнең каралуын расладылар.

Парижда Сабантуй оештыруга тотылган акчаларны тикшерүне сорап Казан активисты Иван Климов мөрәҗәгать иткән иде. Ул анда бюджет акчалары да булган дип шикләнә.

Сабантуй бәйрәме 25 май Парижның Эйфель манарсы янында, Марс кырында үтте. Анда Казаннан махсус очкыч белән 500ләп кеше килде, Шулай ук Татар конгрессы акчасына Европа илләреннән татарга да, Татарстанга да бернинди катышы булмаган, хәтта татарны сөймәүче кешеләрнең бушлай барып Париж карап, бәйрәм итеп кайтканлыгы ачыкланды.

XS
SM
MD
LG