Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федерация Шурасы АКШны Русия сайлауларына тыкшынуда гаепли


Сенаторлар фикеренчә, кирәкле намзәткә ярдәм итү максатыннан чит дәүләтләр Русия фондларына акча күчергән.

Федерация Шурасы сенаторлары АКШның Русиядә 10 сентябрьдә узган сайлауларга тыкшынуда гаепли. Бу хакта РБК яза. Чит дәүләтләр, кирәкле намзәткә ярдәм итү максатыннан, сайлаулар белән шөгыльләнүче Русия фондларына акча күчергән, диелә.

Сүз, беренче чиратта, АКШ тыкшынуы турында бара, ди сенатор Андрей Климов. Сенатор Олег Морозов белдерүенчә, мәгълүматны Росфинмониторинг җииткергән. Басма чыганаклары акча Казакъстан аша күчерелгән, дип әйтә.

10 сентябрьдә Русиядә бердәм сайлау көне узды. 16 төбәктә губернаторлар сайланды. Нигездә "Бердәм Русия" намзәтләре җиңде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG