Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәшит Сюняев Нобель бүләгенә намзәтләр исемлегенә кертелде


НАСА ADS (Astrophysics Data System) мәгълүматларына күрә Рәшит Сюняев хезмәтләренә Русия һәм чит ил журналларында 60 меңнән артык сылтама ясалган.

Clarivate Analytics ширкәте астрофизик Рәшит Сюняевне Нобель бүләген бирелергә мөмкин галимнәр исемлегенә керткән. Казан федераль университеты (КФУ) сәхифәсе язуынча, әлеге исемлеккә нигездә хезмәттәшләре тарафыннан язмалары иң күп искә алынган галимнәр һәм икътисадчылар кертелә. 15 елда әлеге исемлеккә кертелгән 43 галим Нобель бүләгенә лаек булган.

Быел исемлеккә 22 кеше кертелгән.

Танылган галим Рәшит Сюняев быел август аенда узган Дөнья татар конгрессы корылтаенда: "Чит илләрдә яшәгән, татар мохитеннән аерылган кешеләр күп, алар арасында мәртәбәле кешеләр бар, әмма татар телен белмиләр. Нишләсен соң алар? Татар икәнен беләләр, горурланалар. Конгресс аларны тупларга, Казанга ярдәм итүләрен күндерергә кирәк", дигән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG