Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җил чәчсәң, давыл урасың


Татарстанның Яшел Үзән районы Бәчек авылы зиратында аударылган кабер ташлары
Татарстанның Яшел Үзән районы Бәчек авылы зиратында аударылган кабер ташлары

Урыс милләтчесенең нәсел очы күп очракта татар зиратына барып тоташа. Бер генә халыкның аерымлыгын, бөеклеген раслап хәтта рәсми кешеләр лаф органда, аңы ныгымаган инфантиль буынның зомбилашуына гаҗәпләнеп булмый.

Шушы елның февралендә Африкадагы Чад иленнән килгән студентны үтергәннәр иде. Явызларча. Башына чүкеч белән сукканнар, тәненә әллә ничә тапкыр пычак кадаганнар. Җан кыючылар иректә озак йөри алмады, тиз арада ике бәндәне кулга алдылар. 20 яшьлек Роман Хәлилов белән 22 яшьлек Руслан Архипов (чын фамилиясе Хәялиев, ул аны татарча булганга алмаштырган!) булып чыкты алар. Урыс фашистлары икән. Үзләрен мифик арийга санап, урыс канының саф килеш калуы өчен көрәшеп йөрүләре. Тәннәре тәреләр, качлар белән чуарланган. Тиздән аларга хөкем карары чыгарылырга тиеш.

Казанга белем эстәргә килгән бичара студент тәне кара булганы өчен үтерелгән. Аңарчы Казанда Һиндстан студентын үтергәннәр иде, әлеге җинаятьне дә шушы төркемнән күрәләр. Кыяфәте ошамаганга, болар татар егете Ранил Мирсәитовны да урамда үтергәнче кыйнаган. Каратут йөзле булгандыр инде. Югыйсә Хәлиловның үз кыяфәте дә аннан ерак китмәгән. Кыйнау, талау... Иң мөһиме – болар расистик идеологияне корал иткән экстремистик төркем оештыруда гаепләнә. Тикшерүчеләр әлеге төркемнең унсигез тапкыр җинаять кылуын ачыклаган.

Урыс милләтчесенең нәсел очы күп очракта татар зиратына барып тоташа

Нацикларның саны бу ике адәм актыгы белән генә төкәнми. Төркем җитәкчесе Хәлиловның һич курыкмыйча прокурорга кычкыруы күпне күргән репортерларны да шаккатырган иде: “Барыбызны да утыртып бетермәссез! Тоталмассыз!” Бәс, төркем булгач, калган экстремистлар кайда? Алар барысы да бергә хөкем ителергә тиеш түгелмени?

Хәлилов белән Архиповны башта Яңа бистә зиратындагы йөздән артык мөселман кабер ташын җимерүдә дә гаепләгәннәр иде. Ләкин, күрәсең, тикшерүчеләр аларның бу җәһәттән гаебен раслый алмаган. Аңарчы ук элегрәк экстремист чыгышлары белән билгеле булган 24 яшьлек Ростислав Малахов та кабер ташларын җимерүдә гаепләнеп тоткарланган иде. Анысы тоткынлыктан җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итеп, бу вәхшилектә үзенең гаебе булмавын белдерде. Янәсе, әлеге зиратта аның әтисе, туганнары дәфен ителгән, андагы кабер ташларының җимерелүе аның йөрәген дә җәрәхәтли.

Урыс милләтчесенең нәсел очы күп очракта татар зиратына барып тоташа! Хәер, шул ук хатында ул бу зиратның кайда икәнен дә белмәвен, анда бер тапкыр да булмавын яза. Ата-бабасының каберенә бер мәртәбә дә баш имәгән бәндәдән ни көтәсең? Нинди баш ию? Гамәлләренә, исем-атына караганда ул алардан әллә кайчан ваз кичкән инде. Тора-бара алиби да табылып, тикшерүчеләр аның өстеннән дә әлеге гаепне алдылар.

Вәхшиләр фикеренчә, алар күралмаган халык җир йөзеннән мәңгелеккә юкка чыгарга тиеш

Аңлашылса кирәк, биредә Яшел Үзәннең Бәчек авылындагы кебек бу вәхшилекне психик авыруга сылтап калдыру мөмкин түгел. Тарихтан беләбез: кабер ташларын җимерү – бүтән халыкка булган нәфрәт хисеннән акылы томаланган бәндәләр эше ул. Вәхшилекнең иң җирәнгеч мисалы. Ләкин аның үз мантыйгы бар. Вәхшиләр фикеренчә, алар күралмаган халык кабер ташларын югалта-югалта җир йөзеннән хәбәр-хәтерсез мәңгелеккә юкка чыгарга тиеш. Шуңа күрә дә гасырлар дәвамында татар кабер ташлары чиркәү нигезләренә куеп калдырылды, урамнарга, дуңгыз абзарларына түшәлде.

Хәзерге заманда, бөтен җирдә видеокамералар эленеп торганда, яңадан-яңа тәфтишләү ысуллары гамәлгә кергәндә, шәһәр зиратындагы мондый вәхшилекнең ачылмый калуы гаҗәпләндерә, әлбәттә. Йөздән артык кабер ташын шулай шыпырт кына аударып-җимереп чыгу мөмкин эшме? Һәр экстремистик оешма иминлек органнарының күз уңындадыр ләбаса! Юкса алар мөселман эшләре белән генә шөгыльләнәме?

Аянычы шул – без татарга үлгәч тә тынгы юк.

Иң гыйбрәтлесе – урыс фашизмын байрак итүче әлеге кабәхәт бәндәләрнең күбесе үзебезнең "татар балалары"

Иң гыйбрәтлесе – урыс фашизмын байрак итүче әлеге кабәхәт бәндәләрнең (алар инде күп гаепләрен, шул исәптән кеше үтерүләрен дә таныган) күбесе үзебезнең "татар балалары". Ата-бабалары кайчандыр татар булган. Үз телебездән, мәдәниятебездән аерылу аркасында, бөек мәмләкәтчел шовинизм сөременә юлыгып, алар татарны, мөселманлыкны дошман күрә башлаган. Нәфрәт орлыклары уңдырышлы туфракта! Аларны мондый юлга этәргән сәбәпләрне аңлавы кыен түгел. Бер генә халыкның аерымлыгын, бөеклеген раслап хәтта рәсми кешеләр лаф органда, аңы ныгымаган инфантиль буынның зомбилашуына гаҗәпләнеп булмый. Җил чәчсәң, давыл урырсың дип юкка әйтмәгәннәр.

Ркаил Зәйдулла
язучы

омментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

XS
SM
MD
LG