"Бәхетле" сәүдә челтәренең Мәскәүдәге кибетләре сатуга куелганнан соң, кайбер татарлар татарлыкны таныта торган, ягъни бренд булган ширкәтнең Русия башкаласында ябылачагына уфтану белдерде. Күпләр ширкәтнең сатылу сәбәпләрен фаразларга кереште. Мәскәүдәге Мәрҗәни фондының ислам тикшеренү үзәгенең фәнни җитәкчесе, бренд белгече Илшат Сәетов "Бәхетле" ул коммерцияле проект, бүгенге көндә татарның чын бренды булган "Татнефть"нең республикада сакланып калуы мөһим дип саный.
– Татарстан һәм татарлар өчен иң зур бренд ул һичшиксез "Татнефть" ширкәте. Республика, татарлык белән нык бәйле ширкәт. Татар теленә, республикага каршы эшләүчеләр "Татнефть"ны да кулга төшерүне күздә тоталар. Моңа һич шигем юк.
Татар телен дәүләт теле статусыннан төшереп мәктәптә факультативка гына калдыруның артында икътисади мәнфәгатьләр ята, чөнки эчендә нефть, газ һәм газны эшкәртү белән бәйле иң зур ширкәтләр булган Русия төбәкләре арасында Татарстан гына калды. "Оргсинтез", шина ширкәтләре җирле элита кулында. Русиядә бу кемнеңдер күзен кызыктыра әлбәттә.
"Роснефть"ме яки башка берәр эре ширкәтме аларны үз эченә алырга тели. Без моны Башкортстанда ничек булганын күрдек. Әлбәттә анда вазгыять башкарак иде, ләкин Татарстанда башта сәяси көчне бетереп, аннары икътисади яктан ул ширкәтләрне үз кулына төшерергә теләүчеләр күп дип уйлыйм.
Бу әлбәттә бик начар әйбер, чөнки Мәскәүдә кибетләре сатыла торган "Бәхетле" челтәре 99% коммерция кануннары белән эшләүче ширкәт, ләкин "Татнефть" алай түгел. Аның хезмәткәрләренең яртысы социаль проект буларак эшлидер.
"Роснефть" "Татнефть"не үзенә алса, ярты елда 30-40 мең кешене эшсез калдырырга мөмкин, чөнки алар хәзер ала торган хезмәт хакы белән ширкәткә кирәк түгелләрдер. Бу Татарстанга бик нык тәэсир итәргә һәм республика эчендә дулкынланулар барлыкка китерергә мөмкин.
Хәзерге Татарстан хуҗалары өчен халык мәнфәгатьләре мөһим мәсьәлә. Ләкин "Роснефть"не ул сорау кызыксындырмый. Халык ризасызлык белдереп урамга чыгамы-юкмы аларга кызык түгел. Бәлкем теләкләре дә шулдыр. Татарстанда вазгыятьнең тыныч, имин булуы республика җитәкчеләре өчен мөһим.
– "Бәхетле"нең Мәскәүдәге кибетләре сатылуы нәрсәгә бәйле дип саныйсыз?
– Әлбәттә "Бәхетле"нең сатылуы татар брендына зур тәэсир итмәс, әмма татарларның үзләре өчен бу югалту булачак, чөнки татарларда "безнең нәрсәдер бар" дигән хис булырга тиеш. Мисал өчен, "Татнефть" ширкәтен алсак, машина белән Казаннан Мәскәүгә барганда, Мәскәүнең үзендә дә аның ягулык салу урыннары күренә. Шул вакытта "менә бу безнеке" дип уйлыйсың.
"Бәхетле" кибетенә килгәндә, мин үзем айга бер-ике булса да анда барам. Кемгәдер күчтәнәч кирәк булса да шуннан алам. Кайберләр шул “Бәхетле” аша гына татар ризыкларын белә һәм күбесе яратып ашый. Анда сатып алучыларның 99% татар түгел. Әлбәттә аларның бөтенесе дә бу татарныкы, Татарстаннан килгән дип уйламый. Кемдер аның исемен дә юньләп укый алмый.
Шул ук вакытта "Бәхетле" өстән кушу белән генә үскән ширкәт түгел. Ул чын коммерция фирмасы буларак үсте. Әле кибетләре Казанда гына булганда аның халыкка хезмәт күрсәтүе сыйфатлы түгел иде. Алар бер американ менеджерын чакырды. Ул эшчеләрнең яртысын эштән чыгарды. Калганнарына: "Әгәр болай эшлисез икән - каласыз, әгәр эшләмисез икән - калмыйсыз" диде. Һәм "Бәхетле"нең бер-ике ай эчендә хезмәтләндерү дәрәҗәсе бик нык үсте. Ачык базар шартларында ул әйбәт эшләгән ширкәт.
Сатуларының төп сәбәбен белмибез. Фаразлап карасак, бер яктан Русиядәге икътисад мактанырлык хәлдә түгел. Бигрәк тә уртача дәрәҗәдәге өлкәләрнең ихтыяҗлары кими, чөнки кешеләр очсызракны алуга күчә. Халык нәрсәдер сайлаганда “Бәхетле”гә бармый, ә "Пятерочка"га яки "Магнит"ка бара. Шуңа табыш кими бара һәм хуҗалар киләчәктә ничек хәрәкәт итәргә белми. Төп сәбәпләрнең берсе шулдыр.
Бәлкем ирекле акча булдырып башка берәр проектка кертергә телиләрдер. Ә бәлкем берәр низагны күздә тоталардыр. Татарстанда хәзер хәлләр бик әйбәт түгел. Сәяси үзгәрешләр булыр дип бәлкем шуннан чыгып эш итәләрдер. Анысын әйтүе авыр.
– Берничә ел элек фаҗигадән соң "Татарстан" һава юллары ширкәте ябылырга мәҗбүр булды. Ул шулай ук Татарстанның бер бренды иде. Тагын Иннополисның да тулы көчкә эшләп китүенә шикләнүчеләр бар.
– "Татарстан" һава юллары ширкәтен республикадан тыш белүче юк иде. Аннан кайвакыт операторлар чартерлар сатып алалар иде, ләкин бренд дәрәҗәсенә менмәде, пиары да зур түгел иде. Әлбәттә фаҗигале хәл сәбәпле аның ябылуы тискәре нәтиҗә ясады. Татарстан эчендә татар сүзе бар бит.
Иннополиска килгәндә, аны белүчеләр бар, ләкин нәрсә белән шөгыльләнүен белүчеләр хәтта Татарстанда да аз. Әлбәттә ул Татарстанга бер өстәмә төс кертте. Татарстан чимал белән генә шөгыльләнүче республика түгел, ә ниндидер IT тармагы да бар, боларның максаты да алга бару дигән уй калдыра. "Силикон үзәнлеге" үк булмаса да шуның бер аналогын төзү дигән сүзләр булды.
Аерым бер җирдә "Силикон үзәнлеген" төзү утопия инде. Аны бит сәяси, хокукый шартлардан башларга кирәк. Табигате матур аның. Әмма анда кешегә бару өчен мотив булырга тиеш. Университеты бар, анда кеше үз идеясын тормышка ашырып ширкәт төзеп, Facebook сымак эшли алачакмы, нык шикләнәм. Мөмкинчелек булса чит илгә китәчәкләр, чөнки анда шартлар тудырылган. АКШ бигрәк тә тузан суырткыч кебек эшли. Шартлар тудырып сәләтле кешеләрне суыртып ала. Русиядә Сколково, Иннополис сымак проектлар булды, ләкин нәтиҗәләре зур дип әйтеп булмый.
Гомумән, татарны символлаштыручы чәкчәк, өчпочмак, пәрәмәч, кыстыбый бар. Мәскәүдә "Татарские пироги" дигән челтәр бар. "Ак Барс" хоккей такымын беләләр. "Рубин" футбол такымын Русиядә генә түгел, бөтен дөньяда таныйлар. Элек Казан дигәч бөтенесе Казакъстан белән бутый иде, хәзер инде "Рубин" дигәч Казанны атыйлар. Сабантуй бәйрәмен беләләр.
Белешмә:
"Татнефть" җәмгыяте – нефть җитештерү ширкәте. Табылган нефть күләме белән Русиядә алтынчы урында тора. Баш фатиры Татарстанның Әлмәт шәһәрендә урнашкан. Халыкара базарда Татарстан нефте Urals исеме белән сатыла.
"Бәхетле" сәүдә челтәре – ашамлыклар тәкъдим итүче Татарстан кибетләр челтәре. Барлыгы 23 супермаркет һәм бер гипермаркеты бар. Ширкәттә биш меңнән артык кеше эшли.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.