Accessibility links

Кайнар хәбәр

Террор һөҗүменнән соң Трамп АКШка килүчеләрне җентекләп тикшерергә кушты


Сайфулла Саипов
Сайфулла Саипов

АКШ президенты Дональд Трамп Нью-Йорктагы террор һөҗүменнән соң эчке иминлек министрлыгына "илгә керүче чит дәүләт кешеләрен җентекле тикшерүләрне" көчәйтергә кушты.

Манһэттенда йөк машины велосипедчыларны таптаганнан соң Трамп үзенең Твиттерында "Сәяси корректлык әйбәт, ләкин бу очрак өчен түгел!", дип язды.

Соңгы мәгълүматларга караганда, йөк машинасын 29 яшьлек Сайфулла Саипов йөрткән. ул АКШка берничә ел элек Үзбәкстаннан килгән, Флоридада һәм Нью-Джерси штатындагы Патерсон шәһәрләрендә яшәгән дип фаразлана. Ул йөк машинасын арендага алган диелә. Йөк машинасын йөртүче мәктәп автобусына бәрелгән дип хәбәр ителә. Соңыннан ул ике пистолет тотып машинасыннан чыккан. Аның янына шул ук мизгелдә полиция йөгереп килгән һәм ут ачкан. Саиповның корсагы яраланган, аңа хастаханәдә операция ясалган, гомеренә берни янамый, диелә.

Һөҗүм итүченең машинасында хат табылган. Анда ул "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменә тугрылыгын белдерә. Террор һөҗүмен ФБР тикшерә.

2016 елда сайлау алды кампаниясе барышында Трамп рөхсәтсез миграциягә каршы көрәшәчәге турында белдергән иде. Ул АКШка керүче чит ил кешеләрен җентекләп тикшерергә чакырды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG