Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия иминлек шурасы онлайн-уеннарда анонимлыкны тыю кануны әзерләргә кушты


Русия иминлек шурасы элемтә министрлыгы һәм ФСБга 2018 елның 1 июненә кадәр онлайн-уеннарда һәм социаль челтәрләрдә анонимлыкны тыю турында канун әзерләргә кушты. Онлайн-уеннар мәгълүмат таратучылар белән тәңгәлләштереләчәк.

2018 елның июненә кадәр Федераль иминлек хезмәте һәм Русиянең элемтә министрлыгы онлайн-уеннар һәм социаль челтәрләр кулланучыларының шәхесен билгеләүне мәҗбүр итүче канун әзерләячәк. Бу хакта Владимир Путин имзалаган Иминлек шурасы утырышы беркетмәсенә сылтама белән, РБК хәбәр итә.

Мессенджерлар очрагындагы кебек үк, уен ресурслары кулланучыны телефон номерына карап билгеләр дип фаразлана. Русиядә телефон номеры паспортка бәйләнгән. Онлайн-уеннарны мәгълүмат таратучыларга тәңгәлләштерү тәкъдим ителгән.

Басма чыганагы әлеге яңа чикләүләр уен чатларының яшерен сөйләшү өчен кулланырга мөмкин булуы белән бәйледер, дип фаразлый. Анда экстремистлар гына түгел, оппозиция митингларын оештыручылар да аралашырга мөмкин, ди ул.

Mail.ru Group ширкәтенең уен өлкәсе башлыгы Василий Магурян уенчыны бүген дә электрон почтасы яки социаль челтәрләр аша танырга мөмкин, ди. Алар да телефон номерына бәйле.

Кремль, министрлык, ФСБ вәкилләре әлеге башлангычка карата фикерләрен белдерми.

2018 елның 1 гыйнварыннан мессенджерларда анонимлыкны тыю турында канун үз көченә керәчәк. Шул ук вакытта SIM-карталар сатуның яңа кагыйдәләре дә эшли башлаячак. Аларны бары тик паспорт мәгълүматын кертеп кенә алып булачак.

Мәгълүмат таратучылар исемлегендә Telegram һәм WeChat бар. "Вконтакте", "Одноклассники" челтләрләре дә анда теркәлгән.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG