Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда кырымтатар активисты өендә тентү узган, аның улы тоткарланган


Рустем Османовны тоткарлау
Рустем Османовны тоткарлау

12 декабрь Кырымның Ички (Советский) районы Фернгейм (Урожайное) авылында Русиянең куәт төркеме кырымтатар активисты Ибраим Османов өендә тентү уздырган, аның улы Рустем Османов тоткарланган. Рустемның нәрсәдә гаепләнүен тоткарлаучылар аңлатмаган.

Сишәмбе иртән Ибраим Османовның өендә узган тентү вакытында аның улы Рустем Османовтан сорау алганнан соң куәт төркеме аны алып киткән. Ибраим Османов үзе өйдә булмаган.

“Битлекләр кигән кораллы төркем иртән мин йоклаган бүлмәгә килеп керде, миңа идәнгә ятарга боердылар, мин эчке киемдә булу сәбәпле аларның әмерен үтәмәячәгемне белдердем. Кече улым 18 яшьлек Ризаны башка бүлмәгә алып киттеләр, аннары олы улым Рустемны чакырып алдылар. Беркем бер якка чыкмасын дип боердылар. Безгә бернинди документ күрсәтмәделер. Бу инде иртәнге сигезенче ярты иде. Аннан соң Рустемны ул яшәгән күрше йортка алып киттеләр”, дип сөйләде Ибраим Османовның хатыны “Крымская солидарность” төркеменә.

Ибраим Османов җирле мәҗлес әгъзасы, авыл мәҗлесе рәисе. "6 декабрь ул Киевта Корылтайның 100 еллыгына багышланган Югары Радада узган тантаналы чараларда Кырымнан барып катнашканнарның берсе", диде Русиядә тыелган кырымтатар мәҗлесе рәисенең урынбасары Нариман Джелял.

Кырымда узган соңгы тентү һәм тоткарлауларга Украина тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Марьяна Беца тәнкыйть белдерде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG