Accessibility links

Кайнар хәбәр

Cүриядә Хмеймим ныгытмасына һөҗүмдә ике русияле һәлак булган


Русия Саклану министры Сергей Шойгу Хмеймим хәрби һава ныгытмасында. Архив фотосы
Русия Саклану министры Сергей Шойгу Хмеймим хәрби һава ныгытмасында. Архив фотосы

Медиа хәбәр итүенчә, 2017 елда Сүриядә Русиянең 40 хәрбие һәлак булган.

Русия саклану министрлыгы 31 декабрь Сүриянең Хмеймим хәрби һава ныгытмасына ут ачуда ике русияле һәлак булган дигән хәбәрне раслады.

Шул ук вакытта "Коммерсантъ" газеты Русиянең җиде очкычы да юк ителгән дигән хәбәрне "дөрес түгел" дип язып чыкты. Әлеге басма 3 гыйнвар ныгытмага минометтан атып 7 очкыч юк ителгән, 10лап хәрби яраланган дип язган иде. Һөҗүмне радикал исламчылар оештырган булырга мөмкин дип тә белдерелде.

Сүриядә 31 декабрь Русиянең Ми-24 боралагы казага юлыгып ике очучының һәлак булуы турында 3 гыйнвар хәбәр ителде.

11 декабрь Хмеймим хәрби һава ныгытмасына Русия президенты Владимир Путин килгән иде. Ул анда Русия гаскәрен Сүриядән чыгару турында белдерде. Әмма Русиянең ныгытмасы кала һәм хәрби очкычлар Сүрия президенты Бәшәр Асад гаскәрләренә булышуын дәвам итә.

Хәзер Сүриядә Русиянең күпме хәрбие булганы һәм күпме хәрбинең һәлак булуы турында рәсми әйтелми. Медиа хәбәр итүенчә, 2017 елда Сүриядә Русиянең 40 хәрбие һәлак булган.

Татарстанлы подполковник Рафаэль Хәмидуллинның Сүриядә 21 сентябрь һәлак булуын, ә 22 октябрь Казанда җирләнүен социаль челтәрләрдә язган иделәр.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG