Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мәхкәмә экстермизмда гаепләнгән "Артподоготовка" тарафдарын сак астында тотуны озайтты


Олег Деткин
Олег Деткин

Казанның Совет районы мәхкәмәсе социаль челтәрләрдә экстермизмда гаепләнүче 56 яшьлек активист Олег Деткинны сак астында тотуны 29 мартка кадәр озайтты.

Тикшерү комитеты вәкиле мәхкәмәдә белдерүенчә, лингвистик экспертиза Деткинның "Вконтактедагы" постларын экстермистик дип бәяләгән. Тикшерүчеләр активистны сак астында тоту вакытын тагын бер айга озайтуны сорады.

"Аның аккаунтында рәсемнәр һәм язулар бар. Ул дәлилләрне юк итәргә, шаһитларга басым ясарга мөмкин", диде тикшерүче.

Олег Деткин мәхкәмәдә чыгыш ясап, үзенең аккаунтындагы рәсемнәр өчен дүрт ай төрмә дә җитә дип белдерде.

Активист, "Артподготовка" хәрәкәте тарафдары Деткин 30 октябрьдә тоткарланган иде. Ноябрь башында Казанның Совет районы мәхкәмәсе аны сак астына алу турында карар чыгарды. Тикшерү версиясенә караганда, ул 2015 елның маеннан 2017 елның июленә кадәр Вконтактеда сәхифә булдырып, анда "расачыл, милләтара һәм социаль низаг тудыруга" юнәлтелгән гамәлләр кылуга чакыручы экстремистик эчтәлектәге фотолар һәм текстлар урнаштырган.

26 октябрдә Красноярски мәхкәмәсе Вячеслав Мальцевның "Артподготовка" хәрәкәтен экстремистик дип таныды һәм Русиядә тыйды.

XS
SM
MD
LG