Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казансу буендагы Гаврилов әрәмәсе урынына экопарк һәм "ЮИТ-Казан" ширкәтенең күпкатлы йортлары төзеләчәк. Экологларның табигатькә зыян салу турындагы хисапларыннан соң төзелеш ширкәте торак комплексы мәйданын киметергә риза булган.

Казан мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Яңа Савин районындагы Гаврилов урамында урнашачак торак комлексы экологлар таләпләренә нигезләнеп төзеләчәк һәм тирә-як мохиткә зыян салмаячак. Күпкатлы йортлар төзүче "ЮИТ Казан" ширкәте торак комплесының мәйданын 7800 дүрткел метрга киметкән диелә.

Бу хакта "Халык контроле" хәрәкәтенең төбәк бүлеге шурасы рәисе Рафаил Шакировка Казан башкарма комитетыннан килгән җавапта да әйтелә.

Хатта белдерелүенчә, торак комплексы һәм парк проекты экологлар катнашында әзерләнә һәм "кыйммәтле яшел зонаны саклап калуны күз уңында тота".

Казанда Гаврилов урамы буйлап Казансу елгасы ярында төзелешләр алып бару һәм ком түшәүгә халык каршы. Активистлар әледән-әле пикетлар уздыра. "ЮИТ Казан" торак комплексын төзү Казансу елгасы янындагы сирәк очрый торган җәнлекләр һәм үсемлекләр яшәүче әрәмәлекне юкка чыгарачак дип саный пикетка чыгучылар. Яңа Савин районында бу бердәнбер яшел мәйдан.

"ЮИТ" фин ширкәте Казансу елгасы янында 4,3 һектар җирне сатып алган һәм анда күп катлы йортлар төзергә җыена. Бу тирәдәге җирнең 20 һектарын 2055 елга кадәр "Артур" җәмгыяте арендалаган. Ширкәтнең 25әр проценты "Татнефть" җитәкчесе Наил Мәганов һәм аның туганы Ришат Әхсәновта. Ә 50 процентына Диана Касыймова ия. "Реальное время" язуынча, Касыймованың өлеше 2013 елга кадәр Түбән Каманың "Профит Групп" ширкәтенеке саналган. Ширкәтнең "Татнефть" оешмалары белән элемтәләре бар диелә.

XS
SM
MD
LG