Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Навальный штабы башлыгын җиде тәүлеккә сак астына алдылар


Эльвира Дмитриева
Эльвира Дмитриева

Вахитов районы мәхкмәсе Казанның Алексей Навальный штабы башлыгы Эльвира Дмитриеваны һәм тагын 15 кешене сак астына алу турында карар чыгарды. 6 кеше штрафка тартылды.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 11 сентябрьдә Навальный штабы башлыгы Эльвира Дмитриеваны җиде тәүлеккә сак астына алды. Бу хакта Idel.Реалиига штабтан хәбәр иткәннәр.

Хөкемдар Рузалия Баһавова Дмитриеваны килештерелмәгән урам җыены оештыру һәм уздыруда гаепле дип таныган. Активист 9 сентябрьдә Казанда пенсия реформасына каршы митинг һәм йөреш уздыруда гаепләнә.

Дмитриеваның яклаучысы Данил Нургалиев эшне туктатуны сораган иде. "Хөкемдар Эльвира Дмитриеваны митингка килеп, интервью биргәне өчен генә чараны оештыручы дип саный. Күрәсең, Баһавова митингта сөйләшергә ярамый дип уйлый", дип яза активистлар Telegram-каналда.

Полиция хезмәткәрләре Дмитириевага урам җыенын оештыру яки уздыру тәртибен кабаттан бозу турында беркетмә төзегән иде. Хөкемдар әлеге маддәне килештерелмәгән урам җыены оештыру һәм уздыру маддәсенә үзгәртте.

Дүшәмбе Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Алексей Навальныйның Казан штабы башлыгы Эльвира Дмитриевага килешетерелмәгән митингка чакыру өчен 10 мең сум штраф салды. Хөкемдар Миләүшә Идрисова Дмитриеваны административ хокук бозулар кодексының 20.2 маддәсе нигезендә митинг оештыру тәртибен бозуда гаепле дип таныды.

Шулай ук дүшәмбе каршылык чарасына Татарстан әләмен күтәреп чыккан "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамов сигез тәүлеккә сак астына алынды. Моннан тыш, мәхкәмә митингта катнашкан тагын 15 кешене дүрт тәүлеккә сак астына алу турында карар чыгарды. Алты кешегә 10ар мең сум штраф салынды.

Якшәмбе бердәм тавыш бирү көнендә Русиядә пенсия реформасына каршы урам чаралары узды. 59 шәһәрдә митинглар килештерелмәгән иде, бары тик 12 шәһәрдә дә генә аларга рөхсәт бирелде. Нәтиҗәдә бар Русиядә меңнән артык кеше, шул исәптән Казанда 22, Уфада 17 кеше тоткарланды.

XS
SM
MD
LG