Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран президенты АКШны "икътисади террор" кылуда гаепләде


Хәсән Рухани
Хәсән Рухани

Иран президенты Хәсән Рухани БМОның гомум җыенында чыгыш ясап, Дональд Трампны "сүзендә тормаучы, башка илләрне атом килешүеннән баш тартырга котыртучы" дип атады.

Хәсән Рухани БМОның гомум җыенында АКШ президенты Дональд Трампның чыгышына җавап бирде. Рухани Трампны "АКШка салынган йөкләмәләрне бозучы, башка дәүләтләрне Тәһран белән дөнья илләре арасында 2015 елда төзелгән атом килешүеннән баш тартырга котыртучы" дип атады.

Рухани БМОның гомум җыенындагы чыгышында, Вашингтонның килешүдән чыгуы һәм Американың бер яклы чикләүләре икътисади террорчылыкның бер формасы булып тора, диде.

Иран президенты кайбер ил хакимнәренең экстремизм, расачылык, ксенофобияне яклап, сайлаучыларның тавышлар җыюга үкенечен дә белдерде. Рухани сүзләренчә, андый лидерлар глобаль кагыйдәләргә күз йома һәм халыкара институтларның абруен төшерә.

Трамп чыгышына шулай ук Төркия һәм Франция президентлары да каршы фикер белдерде. Төркия лидеры Рәҗәп Эрдоган, сәүдә килешүләреннән үзаллы баш тарту, протекционизм тарату һәм икътисади чикләүләрне корал буларак куллануга дәшми калырга ярамый, диде.

Франция президенты Эммануэль Макрон үз чыгышында Иран проблемын чишкәндә "диалог һәм күпьяклылык" белән эш итәргә кирәк дип белдерде. Аның сүзләренчә, "көчленең хокукы" һәм "берьяклы басым" - дөрес чаралар түгел.

"Иранның атом коралын үстерү юлыннан барганын беләбез. Ләкин аны бу юлдан 2015 елда Венада төзелгән килешү туктатты. Бүген төбәк киеренкелеген арттырырга ярамый, Иран проблемын диалог һәм күпьяклы эшчәнлек ярдәмендә чишәргә кирәк", диде Макрон.

БМОның гомум җыенында АКШ президенты Дональд Трампның чыгышы иң көтелгәннәрдән булды. Иран темасына АКШ җитәкчесе озаклап тукталды һәм Тәһраннан атом програмыннан баш тартуны таләп итте. Иран белән халыкара килешү имзаланганнан соң Тәһран үзенең хәрби бюджетын шактый арттырды, диде Трамп.

XS
SM
MD
LG