Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья танымаган "ДНР" һәм "ЛНР" башлыклары сайланды


Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник
Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник

Үзбилгеләнгән Донецки һәм Луһански республикаларында якшәмбе башлык сайлауда фетнәчеләрнең лидерлары Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник җиңде.

Денис Пушилин өчен сайлаучыларның 61 проценты, Леонид Пасечник өчен - 68 проценты тавыш биргән дип хәбәр ителә "ДНР" һәм "ЛНР" сайлау комиссияләре сайтларында.

Украина, АКШ һәм Көнбатыш илләре Донбасстагы сайлауларны танымыйбыз дип белдерде. Украинада илнең "бөтенлегенә һәм кагылсызлыгына кул сузу" өчен тавыш бирүне оештыручыларга карата җинаять эше ачылды. Әлеге маддә нигезендә гомерлек төрмә җәзасы бирелә. Украинаның иминлек хезмәте башлыгы Васили Грицак сайлаулар нәтиҗәләре алдан билгеле иде диде.

Русия президенты ярдәмчесе Владислав Сурков Пушилин һәм Пасечникка сайлауда җиңүләре уңаеннан котлау җибәрде дип хәбәр итә ТАСС. Элегрәк Мәскәүдә бу сайлаулар "Мински килешүләрен бозмый" дигәннәр иде.

Пушилин Донецки башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп 31 августта Александр Захарченко үтерелгәннән соң билгеләнде. Захарченко исән чагында ул Минскидагы килешүләрдә делегацияне җитәкләде.

Луһански башлыгы вазифаларын 2017 елдан вакытлыча Леонид Пасечник башкарды. Аңа кадәр эшләгән башлык Игорь Полтницкий Мәскәүгә качкан иде.

XS
SM
MD
LG