Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия ВИЧ таралу тизлеге белән Европада лидер дип аталды


Русиядә бер миллионлап кеше ВИЧ-инфекция йөртә
Русиядә бер миллионлап кеше ВИЧ-инфекция йөртә

Русиядә 2017 елда 100 мең кешегә 71,1 яңа йоктырылган ВИЧ-инфекциясе очрагы ачыкланган.

Русия, Украина, Беларус һәм Молдовия ВИЧ-инфекциясе таралу тизлеге белән Европада лидерлар дип аталды. Бу хакта Европаның авыруларны кисәтү һәм контрольдә тоту үзәгенең Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа бюросы белән бергә ясаган хисабында әйтелә.

Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, 2017 елда Русиядә 100 кешегә ВИЧ йоктыруның 71,1 яңа очрагы теркәлгән. Украинада 100 кешегә 37, Беларуста һәм Молдовиядә 26,1 һәм 29,6 очрак ачыкланган.

Гомумән алганда, бер ел эчендә Европада ВИЧ-инфекциясе ачыкланган 159 мең яңа очрак теркәлгән. Русиядә генә 104 мең кеше исәпкә алынган.

Хисапта белдерелүенчә, вирус күп очракта гетеросексуаль җенси мөнәсәбәтләр (56 процент) һәм энәле наркотиклар куллану аша күчкән.

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, Русиядә ВИЧ-инфекцияле бер миллионга якын кеше яши.

Вирусның күпләп таралуына карамастан, күптән түгел Русия юстиция министрлыгы ВИЧ инфекциясе таралуга каршы көрәшүче чит илдән финансланучы оешмаларның Русиядә эшләү кагыйдәләрен кырыслатуны тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG