Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сенаты Русиянең Украинага каршы гамәлләренә тәнкыйть белдерде


АКШ Сенаты халыкара җәмәгатьчелекне Мәскәүнең Керич бугазындагы гамәлләренә каршы торырга чакыра.

АКШ Сенаты Керич бугазында Русиянең "провокацияон гамәлләрен" тәнкыйтьләүче резолюция кабул итте. Бу хакта The Hill басмасы хәбәр итә.

Документта әсиргә алынган украин диңгезчеләрен һәм тоткарланган корабларны азат итәргә чакырыла. Резолюция авторлары республикан Рон Джонсон һәм Демократик фирка вәкиле Крис Мерфи аннексияләнгән Кырым ярлары янындагы конфронтация төбәктәге вазгыятьне кискенләштерә дип белдерә.

Америка Сенаты Украинаның бербөтенлеген яклап чыгачагын тагын бер кат кабатлады һәм президент Владимир Путинга Украинага карата агрессиягә түзеп тормаячак дигән юллама җибәрде ди Джонсон.

АКШ Сенаты "халыкара җәмәгатьчелекне Мәскәүнең Керич бугазындагы гамәлләренә каршы торуда берләшергә" чакырды. Бу гамәлләр "халыкара хокукларның нигез принципларын боза" диелә документта.

Моңа кадәр Русия гамәлләрен хөкем итеп НАТО, Европа берлеге һәм башка дәүләтләр чыккан иде. Британия премьер-министры Тереза Мэй Керич бугазындагы хәлне "Русиянең үз-үзен тотышының гадәти моделе" дип атады һәм Лондон Русия җитәкчелегенә чикләүләр кертергә омтылачагы турында белдерде.

АКШ президенты Дональд Трамп Владимир Путин белән Буэнос-Айреста планлаштырылган очрашудан баш тартты.

25 ноябрь иртәсендә Русия хәрбиләре Керич бугазында Украинаның Одессадан Мариупольга юл тоткан өч хәрби корабын һәм андагы диңгезчеләрне әсир итеп алды. Русия украин диңгезчеләрен дәүләт чиген канунсыз кичүдә гаепләде. Киев Мәскәүне провокациядә гаепли һәм әлеге гамәлне агрессия дип атый.

XS
SM
MD
LG